Биографиясе

1957 елның 5 апреле, Казан — 2019 елның 22 апреле, шунда ук.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1980), Буа үзәк район хастаханәсендә эшли, 1983 елдан тимер юл хастаханәсендә (Казан).

1986 елдан Казан ГИДУВының (хәзер Казан медицина академиясе) хирургия кафедрасында, 1997 елдан эндоскопия, эндоскопик һәм гомуми хирургия кафедрасында.

Хезмәтләре билиар система патологиясенә, хирургик дәвалау ысулларына (оператив лапароскопия) карый.

Бүләкләре

«Татарстан Республикасында эчке авырулы пациентларны эндохирургик дәвалау өчен яңа төр инструментлар, җайланмалар, ысуллар уйлап табу һәм клиник практикага кертү» хезмәте өчен ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (2004).

Хезмәтләре

 Клиническая электрохирургия: Практ. рук. М., 1997 (автордаш); 

Повреждения желчных протоков при лапароскопической холецистэктомии. М., 2003 (автордаш); 

Оперативная лапароскопия. М., 2004 (автордаш).