ТАССР Югары Совет Президиумының 1984 ел 25 июнь Указы белән ТАССРның (1990 елдан — ТССР, 1992 елдан — Татарстан Республикасы) атказанган җиңел һәм текстиль (туку) сәнәгате хезмәткәре буларак гамәлгә кертелә, ТРның 2004 ел 24 март Законы нигезендә хәзерге исемгә алыштырыла.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан җиңел сәнәгатьне үстерүдәге казанышлары өчен предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, проект-конструкторлык һәм башка оешмалар эшчеләренә, инженер-техник һәм фәнни хезмәткәрләргә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе беләнбергә тапшырыла.

Татарстан Республикасының атказанган җиңел һәм туку сәнәгате хезмәткәре исеме 164 кешегә бирелә.