Эчтәлек

Санитария-техника (суүткәргечләр, канализация һ.б.), энергетика (электр, газ һәм җылылык бүлү челтәрләре, котельныйлар, ТЭЦлар, электр станцияләре) предприятиеләрен, тышкы төзекләндерү корылмаларын (юллар, тротуарлар, транспорт күперләре, җәяүлеләр өчен җир асты һәм җир өсте кичүләре һәм эстакадалар, гидротехник корылмалар, яшел утыртылмалар, урамнарны яктырту һ.б.), кунакханәләрне һ.б.ны үз эченә ала.

Коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә шулай ук торак фондыннан файдалану хезмәте дә керә, ул, үз чиратында, халык яшәгән территориянең коммуналь предприятиеләре һәм тышкы төзекләндерү хезмәте белән бәйләнгән. Коммуналь хуҗалыкның үсеш темплары сәнәгать җитештерүенең үсүе һәм шәһәр халкының саны арту белән билгеләнә.

Шәһәрләрне төзекләндерүнең беренче элементлары кар суларын агызу өчен канаулар казудан, җәмәгать коеларын һәм чишмәләрен төзеклектә тотудан гыйбарәт була. Казанда беренче төзекләндерү омтылышлары (урамнарга һәм мәйданнарга таш җәю, суүткәргеч төзү) XIX йөздә башлана. XIX йөз ахырында шәһәр эчендә 500 дән артык кое исәпләнә; шәһәрдән көнкүреш калдыкларының 10 нан бер өлеше чыгарыла. Черек күл тирәсендә урамнардан һәм ишегалларыннан яңгыр һәм кар суларын агызу өчен торба үткәрелә, аңа кушып канаулар ерыла.

Казанда үзәкләштерелгән су тәэминаты 1874 елда сафка баса. Баштарак суүткәргеч юллларының озынлыгы 25 км була. Суүткәргечнең төрле урыннарында су алу будкалары, янгын сүндерү хезмәте өчен краннар урнаштырыла.

1850 елларда Казан урамнары киндер мае яга торган фонарьлар белән яктыртыла, 1874 елда газ фонарьлары барлыкка килә. 1895 елда шәһәрдә «Газ һәм электр» АҖгә караган беренче электр станциясе файдалануга тапшырыла. 1897 елда үзәк урамнар электр белән яктыртыла башлый.

Шәһәрләрне төзекләндерү җирле үзидарә органнары, җәмәгатьчелек тырышлыгы белән алып барыла. XIX йөзнең 2 нче яртысында — XX йөз башында шулай ук хосусый төзекләндерү эшчәнлеге дә күзәтелә.

Совет хакимияте елларында Татарстанның коммуналь хуҗалыгы үзгәртеп корыла: гамәлдәге суүткәргеч станцияләрнең куәтләре арттырыла; чистарту корылмалары төзелә, газлаштыру һәм җылылык белән тәэмин итү буенча зур эшләр башкарыла. 1938 елда сәнәгый суүткәргечнең 1 нче чираты эшли башлый, эчәргә яраклы су күбрәк күләмдә бирелә. 1940 елда суүткәргечләрнең озынлыгы 76,4 км тәшкил итә. Шәһәрләрдә чисталыкны саклау өчен автоцистерналар, чүп чыгару торбалары, су сиптерү машиналары кулланыла башлый. 1939 елда пычрак суларны канализациягә чыгаручы 1 нче агызу станциясе файдалануга тапшырыла. Канализациянең гомуми озынлыгы 1932 елда 5,2 км булса, 1940 елда 48,2 км га җитә.

Массакүләм торак төзелеше башлану белән (1950 еллар), коммуналь хуҗалык системасы ныграк үсеш ала. Мунчалар, механик кер юу йортлары һ.б. коммуналь предприятиеләр төзелә һәм капиталь төзекләндерелә. Урамнарны яктырту буенча эшләр башкарыла. 1970 елларда торак йортларны төзекләндерү максатында фатирларны үзәкләштерелгән су, канализация, җылылык, кайнар су белән тәэмин итү һәм газлаштыру буенча чаралар күрелә.

1990 елларга шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы посёлокларның торак фонды суүткәргеч белән 96% ка, канализация белән 94% ка, кайнар су белән 69% ка, үзәкләштерелгән җылыту системасы белән 95% ка тәэмин ителә. 1990 елларның 2 нче яртысында торак-коммуналь хуҗалыкта реформалар башлана.

1992–2003 елларда коммуналь хуҗалык объектлары аз күләмдә төзелә.

2009 елда торак фондының 84,4% ы суүткәргечләр белән (шәһәрләрдә 93,7%, авылларда 59,2%), 77,8% ы канализация белән (91,7% һәм 40,9%), 96,2% җылыту системасы белән (98,2%, 90,8%)(шул исәптән үзәкләштергәне 63,6%), 70,7% кайнар су белән (шул исәптән үзәкләштерелгәне 52,1%) тәэмин ителә. Республикада комплекслы төзекләндерелгән торакның уртача өлеше 70,7% тәшкил итә. Су тәэминаты системасы барлык шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы посёлокларны, шулай ук 1884 авыл җирлеген (гомуми исәптән 62,2%) колачлый. Республикада 2012 су җыю җайланмасы (Казанда 14, шул исәптән «Идел» җир өсте су җыю җайланмасы) эшли. Барлык шәһәрләрдә, 18 шәһәр тибындагы посёлокта, 77 авыл җирлегендә канализация системасы бар. Иң яхшы җиһазландырылган су белән тәэмин итү системалары — Балтач, Түбән Кама, Питрәч, Бөгелмә районнарында (тиңдәшле рәвештә барлык торак фондның 97,2%, 96,4%, 94,5%, 93,9%).

Суүткәргеч-канализация хуҗалыгында төп фондларның тузу дәрәҗәсе — 49%.

1990 елларда — 2000 еллар башында ведомстволар карамагындагы объектларны (котельныйлар һ.б.) муниципаль милеккә әверелдерү хисабына коммуналь энергетиканың җитештерү-техник базасы 20% тан артык күләмгә үсә. Халыкның җылылык энергиясенә ихтыяҗын 6 ТЭЦ, 2 ГРЭС, 1 ГЭС, 3 район һәм 1897 сәнәгый котельныйлар тәэмин итә.

2003 елның башыннан күп фатирлы торак йортлар белән идарә итү һәм аларга хезмәт күрсәтү эшләре бүленә; торак йортларга капиталь ремонт эшләре конкурс нигезендә башкарыла. Торак-коммуналь хезмәт өчен түләүләрне исәпләү өчен хисап-касса үзәкләре; коммуналь исәп-хисап приборларын урнаштыру һәм карап тоту оешмалары булдырыла. Барлык юнәлешләрдә эшчәнлекне муниципаль һәм хосусый оешмалар алып бара. Хәзерге шартларда дәүләт органнары торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итүне гаиләләрнең төрле тормыш дәрәҗәсен һәм тулаем керемен исәпкә алып, халыкка тиешле сыйфатлы хезмәт күрсәтү принцибыннан чыгып оештырырга тырыша.

2008 елда 137 км суүткәргеч, 145 км канализация, 4,4 җылылык һәм 41,3 газ челтәре гамәлгә кертелә.

2000 елның 1 гыйнварына rоммуналь хуҗалык тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган шәһәр җирләренең гомуми мәйданы 146,8 мең га (шул исәптән яшел утыртылмалар 24,5 мең га), урам-юллар челтәренең (урамнар, юллар, яр буйлары) гомуми озынлыгы 8495 км (шул исәптән яктыртылулы — 7117,5 км) тәшкил итә. Шәһәрләрдә һәм шәһәр тибындагы посёлокларда 411 күпергә һәм юл киселешләренә хезмәт күрсәтелә. Механикалаштыру ысулы белән 49686,8 мең м2 мәйдандагы шәһәр территориясе җыештырыла, җыештыруда һәм көнкүреш калдыкларын чыгаруда 1723 автомашина эшли.

Түләүле хезмәт күрсәтүләрнең гомуми күләмендә торак-коммуналь хезмәткә түләүләр 24% туры килә, шуның 80,8%ы халыктан җыеп алына. Шәһәрләрдәге торак-коммуналь хезмәт өчен түләү системасында гражданнарны адреслы социаль яклау каралган. Аз керемле гаиләләргә торак компенсацияләре бирү (субсидияләр) программасы эшли. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә халыкны социаль яклауның бер формасы — өстенлекле категория — дәүләт (шәһәр) алдындагы аерым хезмәтләр өчен, профессиональ билге, социаль билге (инвалидлар, хезмәт ветераннары һ.б.) буенча ташламаларның гамәлдә булуы. 2007 елда ТРда 138096 гаилә (барлык гаиләләрнең 10,6%ы) ай саен уртача 526 сум ташламадан файдаланган.

Әдәбият

История Казани: В 2 кн. К., 1988–91.

Автор — Г.Я.Мәүлетова