Эчтәлек

1900 елның 14 октябре, Мәскәү – 1981 елның 15 декабре, шунда ук.

Эшчеләр оешмаларының сәнгать-мәгърифәт берлеге каршында Ф.Ф.Комиссаржевский җитәкчелегендәге театр студиясен тәмамлый (1919), педагоглары – А.П.Зонов, В.М.Бебутов, В.Э.Мейерхольд, С.М.Волконский.

1 нче фронт күчмә театрында, Мәскәүдә Сафонов исемендәге театрда, Героик-тәҗрибә театрында, Мейерхольд исемендәге театрда, Баку эшче театрында эшли.

1928 елда режиссер А.Л.Грипич тарафыннан Казан Зур драма театрына чакырыла.

1928–1929 елларда Казан сәхнәсендә шактый рольләрдә уйный. Алар арасында Васька-Окорок («Бронепоезд 14-69», В.В.Иванов), Тихон («Яшенле яңгыр», А.Н.Островский), Вово («Мәгърифәт җимешләре», Л.Н.Толстой), Епиходов («Чия бакчасы», А.П.Чехов), король Людовик («Париж Мәрьям Ана соборы», В.Гюго романы буенча), Пикар («Ике ятим кыз», А.Деннери), Пьер («Кюре һөнәрен үзгәртә», А.Вотейль), Вася («Түгәрәк квадратурасы», В.П.Катаев), Лучков («Цилиндр», С.Поливанов), Злобин («Рельслар гүли», В.М.Киршон), матрос Орел («Амба», З.Чалая) һәм башкалар бар. Казан тамашачысы аның уйнавына югары бәя бирә.

Аннан соң Жаров Мәскәүдә Реалистик, Камера театрларында эшли.

1938 елдан – Кече театр труппасында.

Иң күренекле киноактерларның берсе. 1924 елдан кинофильмнарда төшә. Кинодагы рольләре арасында Жиган («Тормышка путёвка», 1931), Дымба («Максим турында трилогия», 1935–1939), Меньшиков («Пётр Беренче», 1937–1939) һәм башкалар.

СССР Дәүләт бүләкләре лауреаты (1941, 1942, 1947).

Әсәре

Жизнь, театр, кино: Воспоминания. М., 1967.

Әдәбият

Меттер И. Михаил Жаров. М., 1939;

Краснов П. Народный артист СССР М.И.Жаров. М., 1951;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов