Биографиясе

1905 елның 27 гыйнвары, Уфа губернасы Минзәлә өязе, хәзерге Зәй районы Гулькин авылы — 1968 елның 29 феврале, Кишинев шәһәре, Молдавия ССР.

Куйбышев юл хезмәте техникумын тәмамлый. 1928 елдан Кызыл Армия сафларында.

Ленинград артиллерия мәктәбен (1933), Харьков очучы-күзәтчеләр хәрби авиация училищесен (1934), Хәрби-һава инженерлар академиясен (Мәскәү өлкәсе Монино поселогы, 1940) тәмамлый.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 9 нчы штурм авиациясе дивизиясе 7 нче гвардия штурм авиациясе полкы штурманы. Балтыйк флотының хәрби-һава көчләре составында 1944 елның августына дошман корабларын, хәрби-диңгез базаларын, Выборг һәм Фин култыгындагы гаскәр тупланмаларын бомбага тоту өчен 193 хәрби очыш (шуларның 94е төнге вакытта) башкара. Дошманның корабларын һәм катерларын, дистәдән артык танкын, сугыш кирәк-яраклары складларын һәм 1000 гә якын дошман солдатын һәм офицерын юк итә.

Сугыштан соң СССР Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итә (1955 елга кадәр).

Кишинёв шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюстлары Зәй шәһәрендә Җиңү бульварында һәм Гулькин авылында урнаштырыла.

Зәй шәһәрендә аның исеме белән урам атала.

Әдәбият

Герои Советского Союза Военно-Морского Флота. 1937–1945. М., 1977;

Белокопытов В.И., Дюрягин Г.М. Шаг в бессмертие. Казань, 1980;

Герои огненных лет. М., 1983. Кн. 6;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 269, 288, 289;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 94.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина