Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, ятьмә үрү, олаучылык таралган була.

1870 елларда авылга Вятка губернасы Котельнич өязеннән рус крәстияннәре килеп урнаша.

1880 елларда авылда мәктәп, тегермән (хуҗасы – Ш.Сундуков), икмәк саклау һәм сату кибете эшли.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 648 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Иске Гришкино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Илкә” колхозы оештырыла. 1958 елда авыл Азин исемендәге колхоз составында (колхоз идарәсе Иске Гришкино авылында). 1969 елда Азин исемендәге һәм “Октябрьнең 40 еллыгы” исемендәге (Кураково авылы) колхозлар “Азин” совхозына үзгәртеләләр (үзәк утар Иске Гришкино авылында; яшелчәчелек һәм сөт терлекчелеге). 1998 елдан “Гришкино” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Мәдәният

Совет елларында авылда клуб эшли (ике катлы таза тормышлы крәстиян йортында урнаша).

Халык саны

1836 елда – 78,
1859 елда – 110,
1887 елда – 267,
1911 елда – 328,
1920 елда – 407,
1926 елда – 357,
1938 елда – 407,
1949 елда – 275,
1958 елда – 181,
1970 елда – 100,
1979 елда – 69,
1989 елда – 25,
2002 елда – 6,
2010 елда – 5,
2017 елда – 2 кеше (керәшен татарлар).