Административ-территориаль буйсынуы

1926 елда ТАССРның Тәтеш кантоныннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. 1940 елларга кадәр Кызыл Сука буларак мәгълүм.

Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Спас кантоны Өчкүл волостена керә.

1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Өчкүл авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл Сука” колхозы оештырыла. 1934 елда – “Үрнәк” колхозы. 1950 елда колхозларны эреләндерү нәтиҗәсендә Фрунзе исем. колхоз белән (үзәк утары – Өчкүл авылы) берләштерелә. 1957 елдан – “Трехозерский” совхозында (үзәк утары – Өчкүл авылы). 1996 елда “Агроснаб” район бүлекчәсе ярдәмче хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930–1950 елларда авылда башлангыч мәктәп, уку өе эшли. Клуб (2002 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2003 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре:

Халык саны

1931 елда – 231,
1957 елда – 283,
1989 елда – 168,
2002 елда – 164,
2010 елда – 157,
2021 елда – 112 кеше (татарлар – 92%, руслар – 5%).