Биографиясе

1830 ел — 1893 елның 3 феврале, Казан.

Сәүдәгәр Үтәмишевләр нәселеннән.

1850–1880 елларда 2 нче гильдия Арча сәүдәгәре. Шикәр һәм үз фабрикасында җитештерелгән тукымалар белән сәүдә итә.

Аннары Казанга күченә. 1888 елда татар сәүдәгәрләре Г.Х.Якупов һәм М.Г.Усманов белән берлектә мануфактура товарлары җитештерүче һәм сатучы «Казанда «Үтәмишевләр вә Ко мануфактурасы» ширкәтен оештыра (устав капиталы 30 мең сум).

Яңа Татар бистәсендә киҗе-мамык тукымалар ману фабрикасын төзи һәм сабын кайнату эшенә керешә. Фабриканың еллык тулаем капитал әйләнеше 250 мең сум тәшкил итә, 200 меңләп аршин бәз маныла, эшчеләр саны 60 кешегә җитә. Үтәмишев предприятиеләре мирас булып аның улы Исмәгыйльгә күчә.

Әдәбият

Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана. К., 2001. Т. 2.                            

Автор — Р.Р.Салихов