1896–1901 елларда архитектор К.М.Быковский проекты буенча архитектор И.Н.Колмаков катнашында төзелә.

Хәзерге Толстой, Бутлеров, Госпиталь урамнары, Исемсез тыкрык белән чикләнгән, дөрес булмаган дүртпочмаклы участокта урнашкан.

Хирургия, тире-венерология, акушерлык-гинекология, офтальмология һәм балалар авыруларын дәвалау биналарын; административ һәм лаборатория корпусларын, изге Варсонофий Казанлы чиркәвен (акушерлык-гинекология клиникасына кушып салына) үз эченә ала. К.М.Быковский проектлаган терапия һәм неврология клиникалары биналары, хезмәткәрләр өчен торак йорт төзелми кала, чиркәү К.М.Быковский проекты урынына И.Н.Колмаков проекты буенча, тагын да масштаблырак итеп, сәүдәгәр И.И.Алафузов акчасына төзелә. Клиника биналары яшел зона итеп файдаланылган эчке ишегалды периметры буенча урнашкан. Проектлау вакытында корылмаларны ирекле урнаштыру принцибы кулланыла, бу исә ансамбльгә үзенчәлекле, кабатланмас ямь бирә. Биналар симметриясез, төзелешнең кызыл сызыгыннан беркадәр эчкәрәк кертеп урнаштырыла.

Һәр бинаны планлаштырганда анда нинди клиника урнаштырылачагы алдан билгеләнә. Төгәл функциональ зоналарга бүлү шулай ук фасадларның симметриясез композицияләрендә дә сизелә: үзәктәге ял итү һәм вестибюль зоналары махсус блоклар белән аерыла (тире-венерология клиникасы) яки участокның бер ягына куела (хирургия клиникасы). Һәр бинаның кабатланмас фәзаи күләмле композициясе бар, аларны төзү өчен архитекторлар берничә төрле күләмдәге, биеклеге һәм формасы буенча төрле, зур булмаган блокларны берләштергәннәр. Барлык биналар тышкы яктан штукатурасыз, кызыл кирпечтән төзелгән, бердәй стильле, архитектура-бизәкләү элементлары еш кабатлана: стильләшкән пилястралар аркалы һәм киль рәвешендәге төрле куышлар, баскычсыман элементлар белән бизәлгән; беренче катлары рустланган, баскыч рәвешендә төгәлләнгән; уксыман тәрәзә уемнары уксыман тоташтырмалар һәм тәрәзә асларындагы Т-рәвешле баскычсыман элементлар белән баетылган; кат арасындагы борыслар — «тешләр», кәрнизләр стильләшкән консольләр һәм сталактитлар белән бизәлгән; икенче каттагы үзәк вестибюль аркалы уемнар белән аерылып тора, ике кыеклы түбә белән төгәлләнгән (хирургия һәм тире-венерология клиникалары). Һәр бина бизәлешендә үзенчәлекле, башка корылмаларда кабатланмаган элементлар бар, мәсәлән, акушерлык-гинекология клиникасы бинасындагы эркер һәм ярдәмче баскычлары булган манаралар.

Комплексның төп биналары эклектиканың кирпеч стилендә, XIX йөз уртасында Бөекбританиядә төзелгән «кызыл кирпечле» университет комплекслары йогынтысында проектлаштырылганнар.

Клиника чиркәве рус-византия стилендә, туры сызыклы композиция буенча төзелгән һәм бер катлы ашханәдән, почмаклары киселгән һәм зур булмаган апсидалы төп залдан тора. Төп залны беренче катта ике турыпочмаклы тәрәзә, икенче катта киль рәвешендәге аркалы тәрәзә яктырта. Бина зур булмаган сугансыман гөмбәз белән төгәлләнгән. Ашханә диварларына киль рәвешендәге куышлар һәм хачсыман элементлар белән бизәлгән киң, вертикаль чыгынтылар урнаштырылган. Алар арасына аркалы тәрәзәләр уелган, кильсыман архивольт шуларга таяна. Тәрәзәләр ике яктан колонналар белән бизәлгән.

Биналар Казан медицина университеты клиникалары буларак файдаланыла, элекке хирургия клиникасында нефрология кафедрасы урнашкан.

Клиника чиркәве 2010 елда яңадан эшли башлый.

Авторлар — Е.В.Липаков, Л.М.Мортазина