1555–1562 елларда Казан Кремленең төньяк өлешендә Псков осталары И.Я.Постник һәм И.Ширяй җитәкчелегендә элеккеге агач чиркәү (1552) урынына ак таштан төзелә.

Тасвирламасы

Башта ул биш шлемсыман гөмбәзле, алты баганалы, өч апсидалы була, корылышында Псков, Владимир, Мәскәү архитектура мәктәпләре йогынтысы чагылыш таба. Гөмбәзләре тәрәзәле барабаннар өстендә утыра; үзәк барабан, тромплар аша, баганаларга таяна. Апсидалар һәм барабаннар бизәлешендә борынгы рус архитектурасы элементлары кулланылган.

XVII йөз уртасында соборның көньяк-көнбатыш ягына биш катлы түгәрәк нигезле чаң манарасы салына.

Благовещение кафедраль соборы берничә мәртәбә яна һәм үзгәртеп корыла. 1691 елда тәрәзәләре зурайтыла. 1736 елда почмакларындагы шлемсыман гөмбәзләре сугансыман, ә үзәктәгесе – кырланган грушасыман итеп үзгәртелә, гыйбадәтханәнең көнбатыш ягына бер катлы ашханә, ә көньяк һәм төньяк фасадларында ярымтүгәрәк апсидалы янкорма чиркәү төзелә.

1841–1846 елларда архитектор Ф.И.Петонди проекты белән собор төньяк-көнбатыштан һәм көньяктан ике катлы ашханә белән киңәйтелә, элеккеге ашханә һәм болдыр сүтелә.

1841 елда янкорма төзегән вакытта Казанның беренче архиепискобы Гурийның җир асты хөҗрәсе табыла, ул соңрак дин тотучылар өчен табыну урынына әверелә.

1906–1909 еллада бинаның интерьеры архитектор Ф.Н.Малиновский проекты белән электр һәм үзәкләштерелгән җылыту системасы кертү өчен үзгәртеп корыла.

Янгыннардан соң эчке диварындагы фрескалар берничә тапкыр яңартыла (гөмбәз астында XVII йөзгә караган фрескаларның фрагментлары саклана), 1870 елда эчке диварлары майлы буяулы рәсемнәр белән бизәлә (1913 елда реставрацияләнә).

Тарихы

Соборда Казанның барлык архиерейлары, шул исәптән изгеләштерелгән Гурий, Герман, Гермоген, Адриан хезмәт иткән.

Благовещение кафедраль соборында Казанда вафат булган архиерейларның җәсәдләре куелган, аларның 11е үзәк гыйбадәтханәдә һәм янкормаларда, 7се подвалда җирләнгән.

Соборда Петр I, Екатерина II, А.Н.Радищев, А.С.Пушкин, С.В.Рахманинов һ.б. күренекле шәхесләр була.

1918 елда собор ябыла, мәдәни истәлекләре һәм милке конфискацияләнә. 1922 елда чаң манарасы сүтелә. 1921–1929 елларда яңарышчылар соборы булып тора, 1929 елда яңадан ябыла. Совет чорында биредә республика архивы саклана.

1996 елда Казан епархиясе карамагына тапшырыла, реставрацияләнә. 2005 елның августында кабат ачыла.

Әдәбият

Яблоков А.П. Кафедральный Благовещенский собор в Казани. Казань, 1909.

Остроумов В.П. Казань: Очерки по истории города и его архитектуры. Казань, 1978.

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

Республика Татарстан: Православные памятники. Казань, 1998.

Авторлар – Х.Г.Надыйрова, Е.В.Липаков