Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче чирегендә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авылда ике мәчет эшли: беренче мәчет 1829 елда төзелә (1886 елда үзгәртеп салына, 1932 елда ябыла, 1900 елда аның каршында мәктәп ачыла), икенче мәчет – 1911 елда (1939 елда ябыла).

XX йөз башында авылда тимерчелек, 2 су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2792 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Варвара волостена керә 1920 елдан ТАССРның – Бөгелмә, 1924 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Кичүчат авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Актау” колхозы оештырыла. 1944 елда “Актау” һәм “Тукай” хуҗалыкларына бүленә. 1950 елда колхозлар Вахитов исемендәге колхозга берләшә. 1957 елда аның составына “Дәүләт” колхозы (Дәүләт авылы) керә. 1969 елдан Вахитов исемендәге колхоз “Октябрьнең 50 еллыгы” совхозы (Мәмәт авылы) составында, 1991−1997 елларда “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең ”Елховнефть” нефть-газ чыгару идарәсе агроцехы, 1997 елдан “Кичүчат” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда − җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (1972 елда яңа бина төзелә), 1987 елда – башлангыч, 1992 елда – тулы булмаган урта (1994 елда мәктәптә Т.Миңнебаев исемендәге әдәби-төбәк тарихы музее ачыла; нигез салучы – Р.Ш.Шаһиев), 2001 елда урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы(1994 ел), фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, “Ризаэтдин Фәхретдин” мәчете (1992 ел) эшли.

1995 елда авылда Р.Фәхретдин мемориаль музее ачыла (нигез салучы – С.Җ.Фәрхетдинов, экспозиция мәйданы 100,3 кв.м, 2345 саклау берәмлеге, шул исәптән Р.Фәхретдиннең шәхси әйберләре).

Авылда төзекләндерелгән “Изге чишмә”, “Салкын чишмә”, “Яр чишмә” бар.

Күренекле кешеләре

Н.Ә.Афзалетдинов (1940 елда туган) – нефтьче, Хезмәт даны орденының тулы кавалеры, РСФСРның атказанган нефтьчесе;

Т.Х.Миңнебаев (1953−1991) – журналист, филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университетының партия-совет басмасы теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире (1990−1991 елларда);

С.Җ.Фәрхетдинов (1937−2000) – журналист, музыкант, һәвәскәр рәссам, архитектор, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Фәхретдин мемориаль музеен нигезләүче һәм аның архитекторы, Р.Фәхретдин исемендәге мәчетнең, туган авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгына куелган һәйкәлнең архитектура проекты авторы;

Риза Фәхретдин (1859−1936) – мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөфтие (1922−1936 елларда);

Минһаҗетдин бине Фәхретдин (1843−1931) – ташка уеп кисүче, каллиграф, Р.Фәхретдинннең абыйсы, Мәмәт авылындагы беренче мәхәллә мәчете имам-хатибы (1865−1931 елларда).

Халык саны

1746 елда – 36 ир заты;
1762 елда – 78,
1795 елда – 270,
1834 елда – 478,
1859 елда – 846,
1889 елда – 1373,
1897 елда – 1454,
1908 елда – 1650,
1920 елда – 1734,
1926 елда – 1132,
1938 елда – 1035,
1949 елда – 952,
1958 елда – 868,
1970 елда – 839,
1979 елда – 697,
1989 елда – 349,
2002 елда – 859,
2010 елда – 900,
2018 елда – 988 кеше (татарлар).