Биографиясе

1927 елның 25 марты, Буа шәһәре – 2022 елның 27 июле, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1952), Ютазы районы Кырымсарай участок хастаханәсендә баш табиб булып эшли.

1955 елдан Казан медицина институтында, 1969 елдан госпиталь хирургиясе кафедрасы мөдире, бер үк вакытта проректор (1970–1975). 1983–1992 елларда хирургик авырулар кафедрасы мөдире, 2003 елга кадәр профессор-консультант.

Хезмәтләре кичектергесез хирургиягә, перитонит патогенезына һәм аны дәвалауга карый. И.Г.Салихов корсак ярысы ялкынсынуы барышындагы патогенетик механизмнарны өйрәнә; абдоминаль рецепторларның функцияләре үзгәрү динамикасын ачыклый, ашказаны ялкынсынуын селектив мукоэктомия алымы белән хирургик дәвалау ысулын эшли һәм клиник кулланышка кертә.

1983–1993 елларда Республика хирурглар җәмгыяте рәисе.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Некоторые патогенетические механизмы перитонита в организме с неизменённой и изменённой иммунобиологической реактивностью. Казань, 1970.

Использование гелий-неонового лазера в хирургии перитонита. Казань, 1989 (автордаш).

Результаты хирургического лечения острого холецистопанкреатита // Вестн. хирургии. 1993. № 4.

Әдәбият

Богоявленский В.Ф. Профессор Ирек Алимзянович Салихов // Казан. мед. журн. 1997. № 3.