Биографиясе

1906 елның 1 гыйнвары, Казан губернасы, Цивильск өязе Иске Корбаш авылы — 1988 елның 13 гыйнвары, Казан.

Казан керәшен педагогия техникумын (1925), Казан авиация институтын (1935) тәмамлый.

1925–1929 елларда ВЛКСМның Мәлки волость комитеты секретаре, Зур Кайбыч район советы башкарма комитетының халык мәгарифе буенча инспекторы.

1935–1938 елларда 124 нче заводта: мастер, инженер, цех башлыгы урынбасары.

1938 елдан 8 нче кино тасмалары заводы директоры.

1939–1941 елларда 169 нчы завод директоры.

1941–1946 елларда 168, 464 нче заводлар директоры (Рязань шәһәре, Мәскәү өлкәсе Долгопрудный шәһәре).

Шпаков җитәкчелегендә пластмассалардан детальләр эшләү заводы (Казан) җирлегендә радиотехник аппаратура җитештерүче эре предприятие оештырыла. Яңартып техник кораллану уздырыла, берничә яңа цех — механика, корпуслы детальләр, җыю һәм монтажлау, эшләнмәләрне көйләү һәм тапшыру, контроль-сынау цехлары һ.б., социаль-көнкүреш объектлары, тораклар төзелә. Радиолокацион тану-аеру системасы эшләнмәләрен, якын арада навигация һәм җиргә төшерү борт аппаратурасын, шулай ук халык куллануы товарларын («Звезда» телевизорлары һ.б.) җитештерү җайга салына.

1951–1959 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Г.Я.Мәүлетова