Тарихы

Поселокка 1770 елларда нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, тимерчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, 4 тимерче алачыгы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 580 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Татар Суыксуы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселокта Чапаев исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елда Крупская исемендәге колхоз составында (Яңа Кормаш авылы).

Авыл янында Пьянобор культурасы археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

Я.Д.Шәфыйков (1937 елда туган) – журналист, язучы.

Халык саны

1795 елда – 108,
1859 елда – 176,
1870 елда – 165,
1884 елда – 185,
1897 елда – 216,
1906 елда – 209,
1913 елда – 190,
1920 елда – 226,
1926 елда – 120,
1938 елда – 96,
1949 елда – 72,
1958 елда – 50,
1970 елда – 47,
1979 елда – 43,
2002 елда – 7,
2010 елда – 8,
2015 елда – 7 кеше (татарлар).