Эчтәлек

Пьянобор культурасының атамасы П.П.Пасынков тарафыннан Пьяный Бор авылы (хәзер Әгерҗе районы Красный Бор авылы) территориясендә җыелган һәм Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә бүләк ителгән борынгы әйберләр белән бәйле.

Пьянобор культурасы XIX йөзнең соңгы чирегеннән өйрәнелә (П.А.Пономарёв, А.А.Спицын, М.Г.Худяков, В.Ф.Генинг, Б.Б.Агеев һ.б.). 1901 елда А.А.Спицын аны мөстәкыйль культура сыйфатында нигезли.

Пьянобор культурасының мәдәни-тарихи комплексы охшашлык ягыннан Ананьино, Мазунино, Караабыз һәм Азелино археологик культураларына якын. Фаразланганча, фин-угор кабиләләре тарафыннан калдырылган.

Пьянобор культурасы кабиләләре игенчелек, терлекчелек, сунарчылык, балыкчылык белән шөгыльләнәләр; бигрәк тә терлекчелек үсеш кичерә. Торулыкларның культура катламнарында ат, мөгезле эре терлек, дуңгыз сөякләренең калдыклары табыла. Шулай ук игенчелек тә билгеле бер дәрәҗәдә үсеш ала: Осиново шәһәрлегендә борай, арпа, йомшак бодай, солы бөртекләре очрый. Сунарчылык һәм балыкчылык икенчел урын тота, мехлы вак җәнлекләр, ихтимал, бик күп ауланган (төп ау коралы – җәя).

Пьянобор культурасы кешеләре тимер һәм бакыр металлургиясе белән таныш була. Чегадино I шәһәрлегендәге казу эшләре вакытында примитив тимер эретү мичләре калдыклары табыла. Бакыр һәм аның эретмәләре бизәмәләр, хатын-кыз һәм ир-ат киемнәренең аерым әйберләрен эшләү өчен кулланыла.

Хатын-кыз киемнәренең бизәмәләре һәм детальләре, алар арасында 4,5 см га кадәр киңлектәге юка бакыр пластинадан очлары тарайтып (2,5 см га кадәр) эшләнгән кокошниклар, чыбыктан боҗралар, сигезпочмаклык һәм сорау билгесе рәвешендә ясалган, махсус трубкалы чигә асылмалары, тоташ яки куыш коник трубкалы яфраксыман асылмалар (күп кенә асылмалар Ананьино культурасының шундый ук әйберләре белән охшаш), кечкенә калкан рәвешендәге, элмәкле һәм өч, сирәгрәк ике кечкенә түгәрәк өстәлгән муен асылмалары гаять үзенчәлекле.

Бронза тәңкәләр, фигуралы күкрәк һәм бил (эполетлар рәвешендә) каптырмалары, каеш бизәкләре, күкрәк тәңкәләре, обоймалар, кояш сурәтле аеллар аеруча киң тарала. Шулай ук тимер, бронза, сирәгрәк алтын бизәкләр, көмеш һәм алтын тегелмә бизәкләр очрый.

Пьянобор культурасы ядкәрләренең культура катламнарында бронза, тимер һәм сөяк ук, сөңге очлыклары, садак ыргаклары, тимер туры кылычлар, хәнҗәр, гөрзиләр; әвәләп эшләнгән йомры төпле, касәсыман бизәксез балчык савытлар (измәгә төелгән кабырчыклар кушылган) табыла.

Каберләр кечерәк сай чокырлар (тирәнлеге 1 м дан артмый) рәвешендә казылган. Мәетләр төрле юнәлештә җирләнгән; ялгыз җирләү өстенлек итә, шулай ук парлы һәм күмәк (иң зуры – 11 мәет җирләнгән) каберләр дә очрый.

Б.Б.Агеев мәгълүматлары буенча, Пьянобор культурасына караган 32 каберлек мәгълүм; 2 меңнән артык кабер казып өйрәнелгән. Татарстан территориясендә Пьянобор культурасы ядкәрләре Менделеевск районының Монай һәм Бәзәкә авыллары, Минзәлә районының Дәвек һәм Бикбау авыллары, Мөслим районының Мәлләтамак һәм Иске Чакмак авыллары янында һ.б. җирләрдә табылган.

Әдәбият

Генинг В.Ф. Археологические памятники Удмуртии. Ижевск, 1958.

Генинг В.Ф. Очерк этнических культур Прикамья в эпоху железа // Труды КФАН СССР. Серия гуманитарных наук. 1959. Вып. 2.

Генинг В.Ф. История населения Нижнего Прикамья в пьяноборскую эпоху (чегадинская культура) III в. до н. э. – II в. н. э. // Вопросы археологии Урала. Ижевск, 1970. Вып. 10.

Археологические памятники Восточного Закамья. Казань, 1989.

Агеев Б.Б. Пьяноборская культура. Уфа, 1992.

Старостин П.Н. Пьяноборская культура: очерк по археологии Татарстана. Казань, 2001.

Автор – Е.П.Казаков