Биографиясе

Гомер еллары: XVIII йөз.

Вятка губернасының Малмыж өязе Яңгул авылы мәдрәсәсендә Мәсгуд бине Мөхәммәдтән белем ала.

Казанның Беренче җамигъ мәчете имам-хатибы. Оренбург мөселман Диния нәзарәте төзелгәч, мөфти М.Хөсәенов тәкъдиме белән казый итеп билгеләнә һәм бу урынга берничә тапкыр сайлана. Идел буе һәм Урал төбәге мөселманнары арасында зур абруй казана.

«Тәкъсимнамә» («Кисәкләргә бүлү турында әсәр») китабы (1781) һәм Казан төбәге тарихына кагылышлы хезмәтләр авторы.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1984. Т.1.

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.