1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан. Удмурт Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — Менделеевск шәһәре.

Мәйданы — 744,9 кв.км.

Халкы 2017 елда — 30284 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 57,6%, руслар — 31,4%, удмуртлар — 3,9%, марилар — 3,7%).

Район 36 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2007 елның 5 мартында раслана.

Герб тасвирламасы

«Көмеш җирлектә — очтан һәм баганадан төзелгән, эченә алтын каешка эленгән көмеш өзәңге һәм аның астына чыгынтылары түбәнгә каратылган дага куелган сыек зәңгәр фигура; фигураның ян-якларында җете кызыл лилияләр урнаштырылган».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, тигез ике — тукыманың өске почмакларында урнашкан һәм почмаклары белән бер-берсенә орынган өчпочмаклар рәвешендәге ак һәм нигезе тукыманың аскы чите белән тәңгәл, тигез янлы өчпочмак рәвешендәге күк өлешләргә бүленгән туры почмаклы тукыма. Ак өлешләрнең һәрберсендә кызыл лилия, күк өлештә ак белән сары төстә каешка тагылган өзәңге һәм дага сурәтләре урнашкан».

Символика нигезләмәсе

Герб символлар һәм аллегорияләр телендә Менделеевск районының табигый, икътисади һәм тарихи үзенчәлеген чагылдыра. Геральдик фигура — баганага тоташкан очлык химик пыяла савытны (колбаны) хәтерләтә. Бу районның алдынгы икътисади тармагы — химия сәнәгате символы. Сыек зәңгәр төстәге фигура аллегорик рәвештә район тормышында зур әһәмияткә ия булган Кама сусаклагычы ярларындагы су киңлекләрен символлаштыра. Лилия чәчәге районның табигый байлыкларын, бу урыннарның матурлыгын күрсәтә. Өзәңге һәм дага Менделеевларның нәсел гербыннан алынган. Әлеге элементлар — районның тарихи үткәненә, аерым алганда, монда эшләгән һәм шәһәргә аның исеме бирелгән бөек галим Дмитрий Иванович Менделеев мирасына хөрмәт билгесе. Алтын төс — уңыш, муллык, тотрыклылык, хөрмәт һәм зыялылык; көмеш — ачыклык, килешү һәм сафлык; кызыл — батырлык, көч һәм матурлык, бәйрәм; сыек зәңгәр — якты омтылышлар,намус, дан, тугрылык, үлемсезлек символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов һәм В.Мишин (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү).