Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Баштагы исеме – Яңа Шыңар.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, һәм вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 888,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Тимершык авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Кызыл трактор» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Кәримуллин). 1959 елдан авылда – Пушкин исем. (үзәк утары – Миңгәр авылы), 1963 елдан –XXII партсъезд исем (үзәк утары – Тимершык авылы), 2004 елдан «Болгар» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (үзәк утары – Миңгәр авылы) эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (2003 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2014 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Чәй кое» чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Ә.Бәйрәмова (1950 елда туган) – язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, Бөтентатар иҗтимагый үзәге җитәкчеләренең (1989–1991) һәм «Иттифак» партиясен оештыручыларның (1991 елдан – рәис) берсе, Төрки халыклар ассамблеясы рәисе урынбасары (1991 елдан), Милли Мәҗлес рәисе (1994–1997);

Т.Г. (Мөхәммәдтаиб) Яхин (1845−1910) – мәгърифәтче, татар фольклорын туплаучы, тәрҗемәче, педагог, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, гыйбрәтле хикәяләр җыентыкларының төзүче авторы.

Халык саны

1782 елда – 73 ир-ат;
1859 елда – 417,
1897 елда – 550,
1908 елда – 648,
1920 елда – 649,
1938 елда – 488,
1949 елда – 433,
1970 елда – 412,
1979 елда – 364,
1989 елда – 176,
2002 елда – 115,
2010 елда – 65,
2020 елда – 36 кеше (татарлар).