Биографиясе

1950 елның 26 сентябрендә Төньяк Осетия АССР Орджоникидзе шәһәрендә туа.

Югары хәрби гомумгаскәри командирлар училищесен (Орджоникидзе шәһәре, 1971), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1988) тәмамлый.

1971 елдан Идел буе хәрби округында: мотоукчылар взводы командиры, 1976 елдан рота командиры, 1978–1983 елларда штаб башлыгы, батальон командиры. 1983–1985 елларда Төркестан хәрби округының мотоукчылар командиры урынбасары.

1988 елдан полк командиры, 1990 елдан Идел буе хәрби округының мотоукчылар дивизиясе штабы башлыгы. 1995 елдан Казан югары хәрби командирлар училищесе башлыгы, бер үк вакытта Казан хәрби гарнизоны башлыгы.

Бүләкләре

IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Александр Невский, «Хәрби казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен», Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, «Шәхси батырлык өчен», Почёт, Әфганстан Республикасының Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият    

Кто есть кто в Республике Татарстан. К., 1996.