Биографиясе

1926 елның 21 декабре, Казан — 1998 елның 29 сентябре, шунда ук.

П.А.Широковның улы.

1949 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук эшли, геометрия кафедрасы профессоры (1968 елдан), чагыштырмалылык теориясе һәм гравитация (1970–1975), геометрия кафедралары мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре бипланар фәзалар геометриясенә, аффин дифференциаль геометриягә, дифференциаль күптөрлелекләрдә структуралар теориясенә, Вейльнең орынма катламланулар геометриясенә, нәевклид геометриясенә карый. Широков ирекле ассоциатив коммутатив алгебралар белән берәмлекнең аффин бәйлелеге күптөрлелекләренең гомуми теориясен үстерә. «Геометрия буенча семинар хезмәтләре» («Труды геометрического семинара», 1979–94, 11–22 чыг.) һәм «Лобачевский истәлегенә багышлана» («Памяти Лобачевского посвящается», 1992, 1, 2 чыг.) җыентыклары мөхәррире.

П.А.Широковның симметрик фәзалар геометриясенә багышланып тәмамланмаган бер төркем хезмәтләрен, шулай ук лекцияләре конспектларына нигезләнгән «Аффин дифференциаль геометрия» («Аффинная дифференциальная геометрия», М., 1959; немецчага тәрҗәмәсе — «Affine Differen tial geometrie», Lpz., 1962) монографиясен басмага әзерли

Хезмәтләре                                 

Об одном типе G-структур, определяемых алгебрами // Тр. геометр. семинара. М., 1966. Т. 1; 

Пространства над алгебрами. К., 1985 (автордаш); 

Пространства над алгебрами и их применение // Итоги науки и техники. Совр. математика и её приложение. 2002. Т. 73.

Әдәбият                

Шапуков Б.Н. Александр Петрович Широков, 1926–1998. К., 2003; 

Фомин В.Е., Шурыгин В.В. Очерк научной и педагогической деятельности А.П.Широкова // Уч. зап. Казан. университета. 2008. Т. 150, кн.1.

Автор — В.В.Шурыгин