Биографиясе

1896 елның 12 октябре, Кишинёв шәһәре — 1976 елның 27 мае, Тула шәһәре, Мәскәүдә җирләнә.

1915 елда Новороссия университетын (Одесса шәһәре) тәмамлый, шунда ук эшли.

1920 елдан Одесса халык мәгарифе институтында, 1922–1946 елларда Л.Я.Карпов исемендәге Физика-химия институтында (Мәскәү), профессор (1930). Бер үк вакытта, 1930 елдан, Мәскәү университетында, электр химиясе кафедрасы мөдире (1933–1976).

1939–1949 елларда СССР ФАнең Физик химия институты (1945 елга кадәр Коллоидлар химиясе институты) директоры.

1958–1976 елларда СССР ФАнең Электр химиясе институтының (хәзер А.Н. Фрумкин исемен йөртә) оештыручысы һәм директоры.

Электр химиясе процесслары тәгълиматын эшли: икеле электр катламын тикшерү алымнарын булдыра, Гиббс термодинамик тигезләмәсенең реаль адсорбцион күренешләргә туры килүен исбатлый, адсорбцияләнгән катламның тигезләмәсен («Фрумкин изотермасы») чыгара. Металл өслегенең иң мөһим күрсәткечен — «нульле корылма потенциалы» төшенчәсен фәнгә кертә, 120 ел дәвамында фәнни бәхәс объекты булып килгән электр химик чылбырларның электр этәргеч көче табигате турындагы Вольт мәсьәләсен чишә.

Фрумкин илдә электр химиклары мәктәбенә нигез сала; аның идеяләре токның химик чыганаклары, техн. электролиз, флотация, полярография, гетероген катализ, коллоид химия һәм биоэлектр химиясе буенча язылган хезмәтләрдә файдаланыла.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941–1945) Казанда эшли, радиацион химия өлкәсендә тикшеренүләрне һәм аларның нәтиҗәләрен хәрби максатлар өчен куллану эшләрен җитәкли, шулай ук радиоактив нурланышның атом реакторлары материалларына йогынтысын өйрәнә.

«Электрохимия» журналының нигезләүчесе һәм мөхәррире.

Электр химик термодинамика һәм кинетика буенча Халыкара комитет президенты. Чит илләрдәге күп кенә фәннәр академияләре һәм фәнни җәмгыятьләрнең әгъзасы.

Бүләкләре

В.И. Ленин исемендәге бүләккә (1931), СССР Дәүләт бүләгенә (1941, 1949, 1952) лаек була. Өч Ленин ордены, өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән Америка электр химиясе җәмгыяте медале белән бүләкләнә.

Истәлеге

2000 елда Халыкара электр химиясе җәмгыяте теоретик һәм гамәли электр химиясе өлкәсендә эшләүче яшь галимнәр өчен Фрумкин мемориаль медален гамәлгә куя.

Хезмәтләре

Электрокапиллярные явления и электродные потенциалы. Од., 1919; 

Потенциалы нулевого заряда. М., 1982; 

Электродные процессы: Избр. труды. М.. 1987; 

Перенапряжение водорода: Избр. труды. М., 1988.

Әдәбият

Александр Наумович Фрумкин: Материалы к биобиблиогр. учёных СССР. Сер. хим. наук. М., 1970. Вып. 44; 

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991; 

БСЭ. 3 изд. М., 1978. Т. 28.