Биографиясе

1901 елның 18 ноябре, Вятка губернасы, Алабуга өязе Биктау авылы — 2001 елның 6 мае, Казан.

1924 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлагач, шунда ук 1935 елга кадәр хирургия клиникасында эшли, бер үк вакытта, 1924–1926 елларда ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының санитар профилактика бүлеге мөдире.

Казан медицина институтын оештыручыларның берсе һәм 1930–1931 елларда беренче директоры, 1931–1934 елларда ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары.

1935–1954 елларда 2 нче Ленинград медицина институтының хирургия клиникасында эшли.

 Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армия госпитальләрендә әйдәп баручы хирург.

1955 елдан Ленинград медицина институтында госпиталь хирургиясе кафедрасында, 1961–1977 елларда гомуми хирургия кафедрасы мөдире, 1977–1979 елларда профессор-консультант.

Институт клиникасында кан тамырлары хирургиясенең беренче махсус бүлеген оештыручы.

Корбангалиев кан тамырлары протезларын эшли һәм камилләштерә, илдә беренче терплен (лавсан) протезларны сәнәгый җитештерүне оештыра.

Хезмәтләре кан тамырлары авыруларына һәм трофик шешләргә диагноз кую, хирургик дәвалауга; үлекле авырулар хирургиясе мәсьәләләренә карый. Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

1 нче, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, шул исәптән ВДНХның бронза медале (1968) белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Радикальное хирургическое лечение невралгии тройничного нерва. Л., 1961;

Актуальные вопросы гнойной хирургии. Л., 1977 (автордаш);

Гнойная инфекция в хирургии. М., 1985.