- РУС
- ТАТ
1997 елның 1 гыйнварында нигез салына, 2006 елның 24 ноябрендә ачыла. Аерым бер катлы агач бинада урнашкан. Экспозиция мәйданы 166 м2, музей фондларында 4 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә.
Экспозиция 2 залда урнашкан. Беренче залда – археология һәм палеонтология коллекцияләре, XIX йөз ахыры — XX йөз башы татар милли костюмы, татар гамәли бизәлеш сәнгате һәм сәнгать һөнәрләре әсәрләре, 1930 һәм 1950 еллардагы татар өе күренешләре. Икенче залда – Теләче районы оешу турында материаллар, язучылар М.М.Хәсәнов, Ф.Х.Хөсни, җырчы Т.Якупов, комп. Ф.Х.Хатыйповның шәхси әйберләре.
Иң кыйммәтле экспонатлар арасында — татарларның XIX йөз ахыры — XX йөз башы зәркән бизәнү әйберләре.
Музей ел саен Шигърият көнен (26 апрель), Халыкара музейлар көнен (18 май) билгеләп үтә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.