Кәтүк сыбызгыдан үзгәртелгән. Төрле зурлыктагы берничә агач кәтүктән ясала, аларга юка каен элпәсе яки резина тасма тарттырып беркетелә. Көйләгәннән соң, һәр кәтүк җеп белән беркетелә.

Шүрә әргән диапазоны октавадан алып дуодецимага кадәр тибрәнә. Аваз көче өреп кертелгән һава агымының басымына бәйле.

Әлеге музыка уен коралының авазы кискен, тембры обертоннарга бай түгел, динамик мөмкинлекләре — mp дан алып f га кадәр, диапазоны кәтүкләр санына бәйле. Алар артканда интонация аеруча тотрыклы була, авазлар җиңел һәм чиста яңгырап чыга.

Музыка уен коралы терцияләр яки квартлар буенча көйләнә. Катнаш көйләү ысулы да кулланыла (терция-ква`рталы).

Автор — Р.Ф.Халитов