Татар прозасының формалашуы

Фольклордагы һәм урта гасырлар әдәбиятындагы дастан һәм кыйсса жанрларыннан үсеп чыга. Татар прозасының формалашуы өчен автор белән геройның аерымлануы шарт. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Котбның «Хөсрәү вә Ширин» һ.б. поэмаларда автор һәм геройның төрле кыйммәтләр дөньясына каравы (герой «абсолют үткәндә»), данлау интонациясен эпик объективлык белән кушу, тасвирлауның җентеклелеге эпик стиль сыйфатлары булып китә. Урта гасырлар кануны чикләрендә башка эпик жанрлар да яши: намә, рисалә, хикәйәт, китаб. Төрки-татар әдәбиятларында поэзия белән проза аралаштырылган кысалы кыйсса киң тарала: Рабгузиның «Кыйссасел-әнбия», Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис», Сәйф Сараиның «Китабе Гөлестан бит-төрки» һ.б. әсәрләр. Шәрекъ мавыктыргыч әдәбиятының бер төре — дастаннар — 1820 еллардан алып XX йөз башына кадәр кабат активлаша. Хикәйәт, әкият, поэмаларда әкияти-фантастик мотивлар нәсыйхәт белән үрелеп китә, герой үзенең эпик-героик статусын югалта, сюжет киная чарасы булып хезмәт итә башлый.

XIX йөзнең 2 нче яртысы

Яңа, реалистик татар прозасының, аның төп жанрлары роман, повестьның формалашуы XIX йөзнең 2 нче яртысына — татар мәгърифәтчелек әдәбиятының чәчәк аткан чагына туры килә. М.Акъегетнең «Хисаметдин менла» исемле беренче татар романында иҗтимагый файдалы эшчәнлекнең, халыкны укыту-агартуның, хатын-кыз эмансипациясе мәсьәләләрен хәл итүнең кирәклеге раслана.

З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романында беренче планга социаль мотив — акча мәсьәләсе чыга.

Татар прозасында мөһим рольне юлъязмалар уйный. Аларда авторларның мәгърифәтчел карашлары аеруча ачык чагыла, наданлык һәм артта калганлыкны, искергән укыту системасын, хатын-кызның җәмгыятьтәге изелгән хәлен тәнкыйтьләү өстенлек итә, милләтне укыту-агартуга, аны Европа цивилизациясе дәрәҗәсенә күтәрүгә, Европа мәдәнияте казанышларын үзләштерүгә өндәү яңгырый. Бу идеяләр Р.Фәхретдин, Ф.Кәрими, Г.Исхакый, Г.Чыгтай, З.Һади, Ш.Мөхәммәдов кебек мәгърифәтче язучылар иҗатларында чагылыш таба.

Бер яктан, татар прозасы татар җәмгыятенең көндәлек тормышына якынлаша, икенче яктан, эстетик юнәлешен үзгәртә башлый. Үзенең фантастик-публицистик формасы, уен элементлары, символлары белән Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте шартлы-метафорик проза үрнәге булып, социомәдәни әһәмияткә ия гомумиләштерүләр ясарга мөмкинлек бирә. Анда татар яшәешенең төп проблемасы — милләт язмышы мәсьәләсе күтәрелә.

Идея-эстетик борылыш билгеләре күзәтелгән беренче әсәрләр арасында Г.Исхакыйның «Теләнче кыз» романын, «Тормышмы бу?» повестен, Ф.Әмирханның «Гарәфә көн төшемдә», «Картайдым», Ш.Камалның «Уяну» хикәяләрен атап булыр иде. Аларда аермачык рәвештә яңа эстетик юнәлешкә — психологизмга йөз тотыла. Матурлык, идеал, тормышта үз урынын (Ф.Әмирханның «Урталыкта», Г.Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романнары), бәхет (Ш.Камалның «Авыл мөгаллиме» хикәясе, «Акчарлаклар» повесте) эзләүче милли зыялылар вәкилләре; тамак хакына ил гизгән сезонлы эшчеләр (Ш.Камалның «Ата», «Козгыннар оясында» хикәяләре) геройларның катлаулы кичерешләрен тасвирлау вакытында фон хезмәтен үти. Г.Ибраһимов («Карт ялчы», «Көтүчеләр» хикәяләре), М.Гафури («Ярлылар, яки Өйдәш хатын») иҗатында социаль мотивлар, идеаль гармонияле гади кеше образын сурәтләү теләге көчле.

Азатлыкка омтылган хатын-кыз язмышы үзәк темаларның берсен били (Г.Исхакыйның «Теләнче кыз» романы, Ф.Әмирханның «Хәят» повесте һ.б.). Мифлаштыру XX йөз башы романтик татар прозасының төп сыйфатларыннан берсенә әйләнә (М.Гафуриның «Болгар кызы Айсылу», «Хан кызы Алтынчәч»; Н.Думавиның «Болгар кызы Тойгы туташ»; Ф.Әмирханның «Халык кызлары»; Ш.Әхмәдиевнең «Хан кызы» һ.б.). Этнографик мотивлар, милли менталитетны үзәккә кую Г.Исхакый әсәрләренә хас («Мулла бабай» романы, «Остазбикә» повесте). Романтик прозаның зур формаларына (Г.Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр», «Безнең көннәр» романнары) тормыш-чынбарлык тудырган драматик кичерешләр үтеп керә, алар психоанализ тирәнлеге белән аерыла. XX йөз башы татар әдәбиятында модернизм мөстәкыйль юнәлеш булып формалашып җитми, әмма импрессионистик (Ф.Фәйзинең «Көймәдә», Г.Исхакыйның «Бер манзара», Ф.Әмирханның «Яз исереклегендә» хикәяләре) һәм экзистенциаль (Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә», М.Хәнәфинең «Бер гөл бакчасында», «Сөю — җәллад», Н.Гасрыйның «Мазарстанда» хикәяләрендә) юнәлештәге әсәрләр авангард алымнар һәм сәнгать чаралары белән әдәбиятны баеталар.

1920–1950 еллар татар прозасы

1920–1950 еллар татар прозасы сәяси һәм идеологик факторлар басымы астында була, совет чорындагы иҗтимагый-сәяси процесслар белән тәңгәл үсә.

Г.Ибраһимовның «Адәмнәр», К.Нәҗминең «Тукран даласы» повестьларында 1921 елгы ачлыкны тасвирлау әдәбиятта публицистиклык һәм натурализмның көчәюен күрсәтә. Октябрь революциясен, Гражданнар сугышын сәнгати шәрехләү Ш.Усманов («Ил кызы», «Краском мәхәббәте»), А.Шамов («Рәүфә», «Днепр буенда») иҗатларында героик хикәя жанрын җанландырып җибәрә. Аларда шәхеснең массалар эчендә эреп югалуы лирик планда тулыландырылып, турыдан-туры автор позициясен чагылдыра. Романнар, беренче чиратта, традицияләр җимерелгән, яңа иҗтимагый аң формалашкан чорны эстетик яктан аңлату максатына җавап бирә (Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы).

Зур эпик формадагы әсәрләр тарихи схемага (М.Галәүнең «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр», Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы» романнары) яки гаилә хроникасына (Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми», М.Гафуриның «Кара йөзләр» повестьлары) якыная. Кешенең яңа дөньядагы урынын яңача тасвирлау ихтыяҗы прозаикларны шәхес язмышын эпохаль вакыйгалар янәшәсенә куярга, еш кына революциягә кадәрге авылны кара буяулар белән тасвирларга мәҗбүр итә.

Эпик жанрлар арасында иң алда повесть тора, аның игътибары күбесенчә героик-трагик һәм героик-романтик күренешләргә юнәлтелә. 1920 еллар уртасыннан формалаша башлаган соц. реализм эстетикасы язучыларга карата аерым бер таләпләр (поэтиканың тормышка якынайтылуы, характерларның социаль-сәяси сәбәпләр тәэсирендә үзгәрүе, персонажлар системасында конкрет амплуалар һ.б.) кую белән генә чикләнми, кулайрак дип табылган темаларны да билгели.

Шуңа да 1930 елларда реализм күмәкләштерүгә (Ш.Камалның «Матур туганда» романы, М.Әмирнең «Агыйдел» повесте), Гражданнар сугышына (Г.Бәшировның «Сиваш», А.Шамовның «Госпитальдә» повестьлары) багышланган әсәрләрдә раслана. Хәтта яңа кешене романтик буларак тасвирлаганда да мондый күрсәтмә һәм клишеләр үзләрен нык сиздерә (Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте).

Бу еллар прозасында өлкән буын язучыларның революциягә кадәрге символизм казанышларын торгызу, форма өлкәсендә авангард эзләнүләргә, символлар теленә, импрессионистик буяуларга мөрәҗәгать итү омтылышы сизелә (Ф.Әмирханның «Тәгъзия», «Беренче ашкыну» хикәяләре, Гали Рәхимнең «Идел» повесте).

Татар прозасысының гомуми фонында Ф.Әмирханның яшәп килүче идеологиягә каршы язылган «Шәфигулла агай» сатирик повесте аерылып тора. Анда революцион идеянең җимергеч көче, кеше аңына басым ясавы ышандырырлык итеп күрсәтелә.

Бөек Ватан сугышы елларында публицистик әсәрләр, шул исәптән сугыш вакыйгаларына багышланган очерк һәм хикәяләр мөһим роль уйный башлый, шул ук вакытта авторлар кеше эш-гамәлләренең психол. һәм социаль табигатен өйрәнүгә өстенлек бирәләр (И.Газинең «Алар өчәү иде» повесте, Г.Әпсәләмовның «Ил улы» хикәясе; Ә.Еникинең «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә» хикәяләре). Сугыш чоры вакыйгаларын героик-романтик күзлектән сурәтләү Ф.Кәримнең «Разведчик язмалары» һәм «Язгы төндә» повестьларында һ.б.да күзәтелә; аналитик һәм социологик-психологик повестьлар барлыкка килә (Ф.Хөсни «Йөзек кашы»). Кешенең рухи дөньясын романтик тасвирлауга омтылыш нәсер жанрының яңаруына китерә (Г.Кутуй, «Сагыну», «Без — сталинградчылар»).

1950 елларда татар прозасында дәүләт идеологиясе белән аваздаш героик-романтик юнәлеш өстенлек итә. Кеше масштаблы сәяси вакыйгаларда катнашучы буларак тасвирлана торган (И.Гази, А.Шамовның хикәя һәм повестьлары, Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», «Алтын Йолдыз», «Газинур» романнары һ.б.) киң колачлы әсәрләр иҗат ителә.

Соцреализм роман жанрының тарихи-биографик һәм тарихи-революцион формалары тууга китерә (К.Нәҗминең «Язгы җилләр», И.Газинең «Онытылмас еллар», Ә.Фәйзинең «Тукай» романнары). Аларда революция һәм революциядән соңгы еллардагы чынбарлыкның әхлакый-психол. яклары яктыртыла. Сугыштан соңгы еллар романнарында хикәяләүнең эпик колачы лирик башлангыч белән үрелеп китә, әсәрләрне лирик эпопеяга (Г.Бәшировның «Намус»ы, М.Әмирнең «Саф күңел»е) якынайта. Лирик юнәлеш, психологизмның, экзистенциаль башлангычның тирәнәюе шәхес психологиясен, кешенең дөньяга карашын чагылдыруны максат итеп куйган байтак прозаикларга хас (Ә.Еникинең «Саз чәчәге», «Рәшә», Ф.Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» повестьлары).

1960–1980 еллар

1960–1980 елларда ике тенденция: соцреализм принципларына таянган рәсми һәм күпгасырлык татар әдәбиятының эстетик кыйммәтләренә нигезләнгән традицион-гуманистик тенденцияләр өстенлек итә.

Сугыш хәрәкәтләрен тасвирлауда героик-романтик юнәлеш (Ш.Рәкыйповның «Кайдан син, Жан?», «Кипарислар җыры» повестьлары), психологик натурализм (Г.Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше», Ш.Маннурның «Муса» романнары, Н.Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» повестьлары) мөмкинлекләрен файдалану сәбәпле, әсәрләр эмоциональ тәэсирлерәк, аларда сугыш чорының көндәлек ваклыкларын, анда гади катнашучыларны, чор таләпләреннән тыш, әхлакый-психологик яктан бәяләү омтылышы көчле (Х.Камаловның «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» романнары һ.б.).

Сугыш чорының «советча» яшәү рәвеше китереп чыгарган катлаулылыкларын яшермичә тасвирлаучы әсәрләр языла (М.Юнысның «Биектә калу», Н.Фәттахның «Кырык дүртенче елның май аенда» повестьлары).

Документаль проза актив үсә башлый, Ш.Рәкыйпов, Р.Мостафин, Ә.Маликов — шушы юнәлешнең вәкилләре. Совет армиясенең югалтулары, әсирлеккә төшеп, сатлыкҗан дип нахакка рәнҗетелгән кешеләр язмышы хакындагы кырыс хакыйкатьне тасвирлаган очерк һәм хикәяләр, тыюларны җимереп, мемуар жанрын «уятып җибәрә». Шул ук вакытта рухи ярлылык прозаикларны халык рухының чишмә башына китерә.

Халык тормышындагы төп кыйммәтләрне барлауга йөз тоткан «авыл прозасы»ның тууы һәм киң таралуы шуның белән аңлатыла (А.Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар», Р.Төхфәтуллинның «Йолдызым» повестьлары). Халык яшәешен анализлау әдәбиятта милләт язмышы, туган җир проблемаларын алгы планга чыгара (Ә.Еникинең «Туган туфрак» хикәясе, Г.Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» повесте).

Туган җиргә багышланган әсәрләрдә күбрәк урынны үткәнне сагыну хисе били, алгы планга шәхси кичерешләр һәм мөнәсәбәтләр чыга, кысалы кыйссалар композициясе файдаланыла (М.Мәһдиевнең «Бәхилләшү», «Торналар төшкән җирдә», «Кеше китә, җыры кала» повестьлары). Алар «сентименталь реализм» билгеләре булып, тарихи үткәннәрнең образы хикәяләүченең шәхси истәлекләренә, ассоциацияләренә, лирик фикерләүгә нигезләнеп төзелә.

Татар халкының милли фикерләү үзенчәлекләренә игътибар, милли характерын, традицияләрен сәнгатьчә тасвирлау совет чорын идеаллаштырудан баш тарту белән үрелеп китә (Г.Бәшировның «Җидегән чишмә» романы).

Татар прозасында тәнкыйть тенденцияләре көчәя (А.Гыйләҗев, Н.Фәттах, Ә.Баян, Хәсән Сарьян). Әхлакый мәсьәләләргә, замана җимеше булган үзенчәлекле социаль типлар тудыруга (Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» повесте), гади кешенең югары әхлагын, рухи матурлыгын күрсәтүгә (Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», А.Гыйләҗевнең «Урамнар артында яшел болын», А.Расихның «Ике буйдак» романнары) тартылу сизелә. А.Гыйләҗев әсәрләрендә («Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Өч аршын җир», «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары) әхлаксызлыкның төп сәбәбе итеп кешенең үз тамырлары белән рухи бәйләнешләрен югалтуы санала.

Тарихи романның әхлакый асылы үзгәрүе белән, татар прозасында (Н.Фәттахның «Әтил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар», М.Хәбибуллинның «Кубрат хан» романнары) милләтнең ерак тарихы һәм XX йөз вакыйгаларын яңадан бәяләү башлана. Интеллектуаль тенденциянең психологизм белән киселеше яңа рухи бөтенлек төзергә мөмкинлек бирә. Ул, үз чиратында, тормышның шатлыкларына һәм кайгыларына әзер, тарихи хәтергә, үткәннәргә һәм киләчәккә бәйле җаваплылык хисенә ия булган шәхескә кырыс таләпләр кую нәтиҗәсе санала (Ә.Еники, Ф.Хөсни, И.Гази, Г.Сабитов һ.б.). Халык тормышы күренешләрен производство темасына язылган романнарда (Г.Ахуновның «Хәзинә», Г.Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар», Ә.Баянның «Ут һәм су») һәм повестьларда (А.Гыйләҗевнең «Зәй энҗеләре» һ.б.) тергезү заманга хас күренешкә әверелә.

Романтизмның (М.Галиевнең «Ак абагалар», «Алтын тотка» повестьлары) һәм сентиментализмның (М.Галиевның «Ерак урман авазы», Ф.Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» романнары һ.б.) кабат торгызылуы, «аң агышы»на мөрәҗәгать итү (Р.Вәлиевнең «Яшисе килә!», «Иске сәгать дөрес йөри», «Эт кояшы» повестьлары) авыл прозасының логик дәвамы итеп кабул ителә. Соц. революция, шәхес культы (Г.Ахуновның «Идел кызы» дилогиясе, М.Хәсәновның «Язгы аҗаган» романы), кешелеккә янаган экологик һәлакәтләр (Г.Бәшировның «Җидегән чишмә» романы) нәтиҗәләрен яңадан шәрехләргә омтылып, өлкән буын прозаиклар зур формаларга мөрәҗәгать итәләр. Кешедәге җитешсезлекләрне, социаль кимчелекләрне тәнкыйтьләүнең нәтиҗәле чарасы булып юмор һәм сатира тора (Ф.Шәфигуллин, К.Кәримов, Ф.Баттал һ.б.).

XX йөз ахыры

XX йөз ахыры татар прозасының үзенчәлеге реалистик, романтик, модернистик һәм постмодернистик стиль агымнарының янәшә яшәвеннән һәм кулланылуыннан үсеп чыга.

Традицион проза күбесенчә социаль һәм әхлакый проблемаларга мөрәҗәгать итә (К.Кәримовның «Сакау күке», «Ком сәгате» романнары). Тоталитар үткәннәрне (Н.Фәттахның «Кичү» романы, Факил Сафинның «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе, В.Имамовның «Тозлы яра» романы, З.Зәйнуллинның «Ат классы» повесте һ.б.) бәяләү вакытында социаль һәм экзистенциаль башлангычларның кушылуын тәэмин иткән шәхеснең коточкыч рухи җимерелүен (А.Гыйләҗевнең «Балта кем кулында?» романы), шәхес культы фаҗигаләрен (И.Салаховның «Колыма хикәяләре» повесте, А.Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога!» романы, Г.Тавлинның «Афәт» роман-трилогиясе, Р.Мөхәммәдиевнең «Сират күпере» романы) тергезү «кырыс» реализм алымнарына таяна. Тарихи романнар (Р.Батулла, «Сөембикә»; Ф.Латыйфи, «Хыянәт»; М.Хәбибуллин, «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный»; Җ.Рәхимов, «Батырша»; В.Имамов, «Утлы дала»; Ф.Бәйрәмова, «Баһадиршаһ» һ.б.), халыкның ерак һәм якын үткәннәре турында уйландыру белән беррәттән, кешене катып калган, аңа мәҗбүри тагылган фикерләрдән, татар халкының үткәненә кагылышлы иллюзияләрдән азат итү омтылышы ягыннан аерылып торалар.

Традицион реализм кысаларында советтан соңгы чорга (Т.Галиуллинның «Сәет Сакманов» трилогиясе, Р.Мөхәммәдиевнең «Кенәри — читлек кошы» романы, Г.Ахуновның «Этләр патшасы» повесте), тоталитар дәүләтнең милли сәясәтенә (Ф.Латыйфиның «Бәйсез этләрне атарга» повесте, Ф.Бәйрәмованың «Караболак» романы), соц. идеологиягә (Ф.Садриевның «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе) карата тискәре мөнәсәбәт белдергән әсәрләр туа. Үзгәртеп корулардан соңгы елларга бәйле ирония һәм сарказм З.Хәким иҗатындагы модернистик («Курку» повесте) һәм постмодернистик («Кишер басуы» повесте, «Агымсуда ни булмас» романы) юнәлешләрдә чагыла. Прозада файдаланылган мифологик фикерләү, кыйсса формасына тартылу җәмгыятьнең шартлы-метафорик моделен тудырырга, яхшылык, яманлык, тормыш мәгънәсе (Н.Гыйматдинованың «Китәм, димә» повесте, Г.Гыйльмановның «Албастылар» романы) кебек мәңгелек проблемаларны күтәрергә мөмкинлек бирә.

Татар прозасында экзистенциаль-психологик (Ф.Садриевнең «Таң җиле», Ф.Латыйфинең «Ишелеп төшкән бәхет» романнары, Ф.Бәйрәмованың «Болын», «Битлек» повестьлары), фәлсәфи (Ф.Бәйрәмованың «Канатсыз акчарлаклар» повесте), интеллектуаль (Р.Сибатның «Ялгызак» романы), уен (Т.Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» романы) тенденцияләренең көчәюе иҗтимагый-әхлакый проблемаларның хакыйкатьне эзләү фәлсәфәсе белән кушылуына китерә. Татар прозасы кысаларында төрле жанр сыйфатларының үзара тәэсире күзәтелә, нәфис публицистика (Ф.Яруллин, «Яралы язмышлар»), документалистика (А.Хәлим, «Сагыш китабы, яки Абориген язмалары», «Боза-боза паспортны, арттырабыз башкортны...»), гасырлар дәвамында сакланып килгән тарихи-фәлсәфи (М.Галиев), лирик-уйланучан (Мөдәррис Вәлиев) һәм публицистик традицияләрне үз эченә алган эссе жанры активлаша.

1990 еллар уртасыннан дини әдәбият яңарыш кичерә (Ф.Бәйрәмованың «Алыплар илендә» повесте, «Соңгы намаз» романы). Анда иман һәм милләтнең киләчәге мәсьәләсе алгы планга чыга.

Әдәбият  

Заһидуллина Д.Ф. Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы. К., 2003;

шул ук. Яңа дулкында (1980–2000 еллар прозасында традицияләр һәм яңачалык). К., 2006;

История татарской литературы нового времени (XIX — начало XX века). К., 2003;

Бройтман С.Н. Историческая поэтика. М., 2004;

Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. К., 1984–2001.

Автор — Д.Ф.Заһидуллина