Ташкүмер чорыннан билгеле; җир кабыгының башка катламнарында күп. Россиядә 50 дән артык төре билгеле.

Озынлыгы 4 тән 95 мм га кадәр. Гәүдәсе яссы, башы өске яктан зур сырт белән капланган, мыеклары кылсыман, 5 буынтыклы аяклары йөгерүгә җайлашкан, корсагы церкалар белән тәмамлана. Алгы канатлары канат өслегенә әйләнгән. Ата затларның корсагында ис бизләре урнашкан.

Таракансыманнар — күбесенчә яшерен яшәү рәвеше алып баручы төнге бөҗәкләр, коелган яфрак, таш астында, кайвакыт туфракта, җылы биналарда һәм башкаларда яшиләр. Күкәйләрен махсус капсулаларда — оотекаларда салалар. Үсеше 2–3 айдан 3–4 елга кадәр бара. Талымсызлар (төрле азык белән тукланучылар), органик калдыклар белән тукланалар.

Җирән таракан (Blattella germanica), кара таракан (Blatta orientalis), Америка тараканы (Periplaneta americana) Җир шарында киң таралганнар, кеше торакларында яшиләр, азык продуктларын, китап тышлыкларын, бүлмә гөлләрен һәм башкаларны зарарлыйлар, дизентерия, суалчан һәм башка авыруларны таратучылар.

Татарстан территориясендә, синантроп төрләрдән тыш, урманнарда еш кына Лапландия тараканы (Ectobius copponicus) очрый.