Агыйдел елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 35 км. Бассейнының мәйданы 335,5 км2. Актаныш районы территориясеннән ага. Елга башы Апач авылыннан көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Агыйдел елгасының сазлыклы сулъяк тугаенда, Бурсык авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 155 м, тамагыныкы – 63 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Шәбезнең 0,4 тән 5 км га кадәр озынлыктагы 10 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,15 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык чыгымы 67 мм, ташу вакытында су агымы катламы 50 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,2 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Шәбез бассейнында суының гомуми күләме 2,1 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.