Биографиясе

1925 елның 14 гыйнвары, Казан — 2014 елның 13 августы, Лениногорск.

1968 елда РСФСР Үзәк тренерлар мәктәбен тәмамлый (Мәскәү өлкәсе Малаховка шәһәр тибындагы поселогы).

1946–1959 елларда Калинин исемендәге Казан төгәл машиналар төзү, (1959–1983 елларда «Приборлар» 1970 елдан «Радиоприбор» АҖ) заводларының физик культура коллективларында инструктор булып эшли.

1983–2001 елларда 13 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы (Казан). Бер үк вакытта, 1965–1983 елларда, гандбол буенча «Электрон» хатын-кызлар командасында тренер. Команда РСФСР чемпионатларында («А» классы) 1965,1967 елларда — бронза, 1966 елда көмеш медальләр ала.

Шәкертләре арасында — Л.Е.Шубина, СССР чемпионатларында медаль алучылар Н.Осетинская, О.Селезнёва, Россиянең атказанган тренерлары Л.М.Каюрова, Н.Г.Бәдретдинова.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.