ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский оештыра.

2015 елдан ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ел саен үткәрелә.

XX гасырның күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһанов истәлегенә багышлана.

Фестиваль Татарстанның кабатланмас милли колорит белән сугарылган бай музыкаль мирасын чагылдыра.

Программада төрле буын татар композиторларының Татарстан тарихы һәм хәзерге мәдәнияте белән бәйле музыкасы яңгырый, шул исәптән берничә дистә ел дәвамында башкарылмаган әсәрләр дә. 

Фестивальнең арт-директоры – музыка белгече, фәнни һәм иҗади проектлар җитәкчесе, сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алеев.

Бүгенге көндә «Мирас»  – дөньяда бердәнбер татар академик музыкасы фестивале.