Басма, үзе билгеләп үткәнчә, «бернинди партия программасына да буйсынмый».

Чыгу урыны һәм вакыты

1912 елның 10 декабреннән 1918 елның 11 июненә кадәр атнага 3 мәртәбә Казанда татар телендә барлыгы 1245 саны нәшер ителә.

Мөхәррире һәм нашире — З.Садретдинов.

Актив авторлары арасында Я.Айманов, М.Әхмәров, И.Биккулова, С.Вәлидов, Г.Газиз, Г.Гыйсмәти, Г.Лотфи, М.Мастукаев, Г.Мөхәммәтҗанов, С.Нигъмәтулла, Д.Парчинский, А.Стогов, Г.Шәрәф, С.Йосыпов, Ф.Яушев һәм башкалар була.

Юнәлеше

Төп рубрикалары: «Дәүләт Думасы», «Ислам дөньясыннан», «Сәүдә һәм сәнәгать», «Әдәбият», «Музыка һәм театр», «Библиография».

«Кояш» илдәге һәм дөньядагы сәяси вазгыятькә, Дәүләт Думасындагы мөселман фракциясе эшчәнлегенә, татар хәйрия, мәдәни-агарту оешмалары эшенә, Беренче бөтендөнья сугышы чорында яраланучыларга, гаскәриләргә һәм качакларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә, шулай ук мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләргә караган язмалар басыла.

Октябрь революциясеннән соң күбрәк татарларның милли азатлык хәрәкәтенә, мөселман съездлары, Мөселман комитеты, Милли Мәҗлес, Милли Идарәгә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрә.

Татар әдипләре әсәрләренә (Ш.Бабич, Н.Думави, Х.Мәхмүдов, Г.Тукай), татар халкы тарихына бәйле язмаларга зур урын бирә.

Башка газеталар белән чагыштырганда «Кояш» газетасында шактый оригиналь материаллар басылып чыга.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Җ.С.Миңнуллин