Биографиясе

1919 елның 10 марты, Казан губернасы, Чистай өязе Кече Талкыш авылы —1944 елның 25 июне, Украина ССР, Гомель өлкәсенең Рогачёв районы Озераны авылы.

Педагогик училище, педагогик институтның бер курсын, Гомель пехота училищесен (1941), «Выстрел» югары офицерлар курсларын (1943) тәмамлый.

Хәрби хезмәткә чакырылганчы, туган авылында укытучы булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1086 нчы укчы полкның батальон командиры (3 нче армиянең 323 нче укчы дивизиясе). Брянск һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү өчен барган сугышта (1941–42), Орёл, Брянск, Гомель-Речица (барысы да — 1943) һәм Рогачёв–Жлобин (1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 25–26 июнендә Озераны һәм Олы Крушиновка авыллары янындагы сугышта батырлык күрсәтә: дошманның каршылык күрсәтүен бастыра, полкка һөҗүмне җәелдерүгә булышлык итә, үзе һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Туган ягында Кулясовка бюст куела.

Чистай шәһәренең бер урамы Герой исемен йөртә, шәһәрдә аның исеме язылган истәлек ташы — стела урнаштырылган.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Герои Совесткого Союза — наши земляки. К., 1984;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор  — М.З.Хәбибуллин