Табигый байлыкларны саклау һәм торгызуны тәэмин итүче, кеше эшчәнлеге һәм әйләнә-тирә мохит арасында рациональ бәйләнеш тотуга, шулай ук кешелекнең киләчәктәге үсеше өчен яңадан торгызып булмаслык табигать байлыкларын экономияләүгә юнәлтелгән чаралар системасы (технологик, икътисади, административ-хокукый, иҗтимагый-сәяси, танып-белү һәм башкалар).

Табигатьне саклауның мөһим принциплары:

  • профилактиклык (негатив нәтиҗәләрне кисәтүгә юнәлтелә),
  • комплекслылык,
  • һәр җирдә территориаль дифференциальлек,
  • фәнни нигезлелек.

Табигатьне саклау, табигатьтән файдалануның бер өлеше буларак, табигый байлыкларны рациональ файдалану белән тыгыз бәйләнгән.

XX йөз урталарыннан сәнәгатьнең интенсив үсеше, шәһәрләрнең үсүе, халык санының артуы һәм башка факторларга бәйле рәвештә табигатьне саклау глобаль проблемага әйләнә, кешенең табигатькә йогынтысы кинәт көчәя, табигать байлыклары бетү куркынычын тудыра, гомумән биосфераның һәм әйләнә-тирә мохитнең пычрануына китерә. Шул сәбәпле халыкара оешмалар һәм проектлар төзелә: дөньяның 125 илендәге 800 дән артык оешманы эченә алган Халыкара табигатьне саклау берлеге (1948), «Әйләнә-тирә мохит буенча БМО программасы» («Программа ООН по окружающей среде», ЮНЕП), анда 58 дәүләт катнаша (1972), «Кеше һәм биосфера» («Человек и биосфера», 1971) ЮНЕСКО программасы, «Бөтендөнья табигатьне саклау стратегиясе» («Всемирная стратегия охраны природы», 1979), «Җир хартиясе» («Хартия Земли», 1995) һәм башкалар; табигатьне саклау өлкәсендә дәүләтләрнең уртак гамәлләрен тикшерү һәм координацияләү буенча күпсанлы халыкара конвенцияләргә һәм килешүләргә кул куела.

Татарстанда табигатьне саклауның барлык төп юнәлешләре:

  • җылылык-энергетика,
  • минераль чимал һәм башка матди байлыкларны комплекслы куллануда предприятие һәм оешмаларның җаваплылыгын арттыру;
  • туфракның, су чыганакларының һәм атмосфера һавасының пычрануын булдырмау, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауда гражданнарның җаваплылыгын арттыру

һәм башкалар буенча чаралар үткәрелә.

Республика икътисады ныгуга бәйле рәвештә табигатьне саклауга күбрәк игътибар юнәлтелә, бу ТР Президентының ТР Дәүләт Советына еллык юлламаларында, ТР Дәүләт Советының тиешле закон актларында, ТР Министрлар Кабинетының гамәлдәге законнарга нисбәтле норматив-хокукый документларында, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының еллык «Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслар торышы турында» дәүләт докладларында, шулай ук аерым программаларны, проект һәм чараларны финанслауда чагылыш таба.

Республикада аеруча саклаулы табигать территорияләре һәм акваторияләре оештыру киң үсеш ала. Алар 40 муниципаль район территориясендә, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә урнашкан: Идел-Кама саклаулыгы (1960 елда оештырыла, 2005 елда ЮНЕСКОның биосфера резерваты статусын ала), «Түбән Кама милли паркы» (1991), 24 дәүләт табигать тыюлыгы, 121 табигать һәм 1 тарих-архитектура истәлеге, төбәкара әһәмияткә ия табигать территориясе.

ТРның Кызыл китабы (1995; 2 басма, 2006) табигатьне саклау системасында һәм биомониторингта мөһим урын били. Соңгы елларда хайваннарның – 6, үсемлекләрнең 98 төре китаптан чыгарылды, имезүчеләр, кошлар һәм умырткасызларның 69 төре (41% ы) республикада тереклек ареалын киңәйтте.

ТРда табигатьне саклау функцияләрен дәүләт идарәсенең махсус органнары башкара: Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка республика органнары, шулай ук федераль территориаль органнар: ТР буенча Табигатьтән файдалану өлкәсен тикшерү федераль хезмәт идарәсе, РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының ТР буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе һәм башкалар. ТР Дәүләт Советында Экология, табигый байлыклар һәм җирдән файдалану тәртибе комитеты оештырыла, ТР Дәүләт Советы Аппараты составында Экология, табигый байлыклар һәм җирдән файдалану тәртибе буенча ТР Дәүләт Советы комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты составында табигатьтән файдалану һәм экология бүлеге булдырыла. 

Табигатьне саклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый көйләү җир, су, тау, урман, сәламәтлек саклау һәм башка федераль һәм республика законнары белән алып барыла. 2004 елда ТРның «Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау турында» Законы кабул ителә, ул җәмгыять һәм табигатьнең үзара бәйләнешләре өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала.

Татарстанда табигатьне саклау проблемаларына караган фәнни-тикшеренү эшләрен Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге, ТР Фәннәр академиясенең фәнни-тикшеренү учреждениеләре, университетлар һәм башка югары уку йортлары, шулай ук Идел-Кама саклаулыгы, «Түбән Кама» милли паркы алып бара. Табигать системаларын нәтиҗәле куллану өлкәсендәге төбәк тикшеренүләрен ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм табигать системалары институты (1993 елда оештырыла) координацияли.

Табигатьне саклау проблемаларына караган фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләрне координацияләү һәм галимнәр туплауның нәтиҗәле формасы – ТР Фәннәр академиясе президиумы каршындагы Экология проблемалары буенча гыйльми совет.

Фәндә һәм тормышта зур әһәмияткә ия экология һәм табигатьне рациональ файдалану өлкәсендәге фәнни хезмәтләр өчен 2003 елда ТР Фәннәр академиясе, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Казан университетының профессоры В.А.Попов исемендәге бүләге булдырыла. В.А.Попов – СССРда беренче табигатьне саклау кафедрасы мөдире (1969), аның җирлегендә 1989 елда илдә беренче экология факультеты ачыла.

Табигатьне саклау нигезләре гомуми белем бирү мәктәпләре, техникум, югары уку йортларының уку программаларына кертелгән.

Халык арасында табигать турындагы белемнәрне пропагандалау аерым әһәмияткә ия, бу эш белән «Руфь» экология телерадиостудиясе (1998), «Региональная экологическая газета» (1999), иҗтимагый оешмалар: Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан республика оешмасы, Татарстан Республикасының Яшьләр экологик хәрәкәте (Ф.Мөхәммәдиева исемендәге Табигатьне саклау берләштерелгән дружинасы, Казан университетының «Табигатьне саклау хезмәте» дружинасы, Казан технология университетының табигатьне саклау дружинасы һәм башкалар), республика «Яшел планета» балалар экологик хәрәкәте, «Табигать дуслары берлеге» балалар оешмасы (Чаллы шәһәре), студентларның «Экодос» ирекле экологик җәмгыяте (Алабуга шәһәре), «Экозаман» табигать сөючеләр клубы (Менделеев шәһәре), Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте Татарстан республика берлегенең Әлмәт һәм Чаллы иҗтимагый оешмалары һәм башкалар шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы табигатьне саклау буенча федераль һәм халыкара оешмалар эшендә актив катнаша. 2001 елда ТР Дәүләт Советының «Җир хартиясе турында» махсус карары кабул ителә.

Татарстан – дөньяда Хартия принципларын гамәлдә кулланучы беренче төбәк, әлеге принципларны тормышка ашыру төбәкнең тотрыклы үсеше буенча халыкара проект формалаштыруга юнәлтелә, ә моңа исә әйләнә-тирә мохитне һәм кешене тискәре табигать күренешләреннән һәм антропоген йогынтылардан саклау дәрәҗәсен күтәрми ирешү мөмкин түгел.