Фәтхелькадыйр. Кабер ташы. Таш. Уеп ясалган бизәк

Арча районы Унбаш авылы

XIX йөзнең 2 нче яртысы — XX йөз башында яши.

Казан өязе Мүлмә авылы мөәзине.

Казан арты авыллары каберлекләрендә сакланган эпитафияләр авторы. Кабер ташлары ясау өчен Фәтхелкадыйр известьташ куллана, өске өлешен ярымтүгәрәк итеп эшли. «Сөлес» язу ысулы белән башкарылган 7–9 юллык язуларны ташның алгы ягына турыпочмаклы кысага уя. Ян-якларына икеюллы шигырьләр яза. Алар еш кына фәлсәфи шигъри строфалар белән тулыландырылган бай эчтәлеге белән аерылып тора. Коръән өземтәләре 15–20% тан артмый. Орнамент белән бизәлеш сирәк очрый.

Арча районы Орнашбаш авылы зиратында Фәтхелкадыйр тарафыннан ясалган 30 дан артык кабер ташы сакланган. Кайберләрендә «Мүлмәдән мөәзин Фәтхелкадыйр язды» диелгән.

Автор — М.И.Әхмәтҗанов