Биографиясе

1915 елның 25 гыйнвары, Ташкент — 1996 елның 7 марты, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1940), 1946 елдан шунда ук эшли, 1949–1958 елларда В.П.Энгельгард исемендәге Астрономия обсерваториясенең астрономия бүлеге һәм үзгәрүчән йолдызлар бүлекчәсе мөдире, астрономия кафедрасы мөдире (1958–1987), физика факультеты деканы (1960–1965), проректор (1965–1986). Бер үк вакытта, 1957–1987 елларда, Казан шәһәре астрономия обсерваториясе директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре йолдыз астрономиясе, селенодезия, күк механикасы, айның әйләнү теориясенә карый. Хәбибуллин Галактика яссылыгына карата төньяк һәм көньяк галактик ярымшарларның симметриясен, Галактика үзәгенә таба йолдызларның арта баруын, Кояшның Галактиканың ике спираль җиңсәсе арасында — йолдызларның түбән тыгызлыгы өлкәсендә урнашканын күрсәтә. Меркурий һәм Венераның әйләнеш теориясен эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Мәскәү янындагы, Курск дугасындагы сугышларда, Варшаваны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Лунная картография и селенографические координаты // Луна. М., 1960; 

Нелинейная теория физической либрации Луны // Тр. Казан. гор. астрон. обсерватории. 1966. № 34; 

Наблюдение кометы Галлея на Зеленчукской астрономической станции КГУ // Позиционные наблюдения в СССР кометы Галлея в появлении 1986 г. Киев, 1990 (автордаш).

Әдәбият

Ризванов Н.Г. Человек. Воин. Учёный // Казань. 2001. № 7.

Автор — Р.Г.Усманов