Тарихы

XVI йөздә нигез салына, язма чыганакларда 1678 елдан искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чыпта-кап сугу кәсепчелеге тарала.

1742 елгы мәгълүматлар буенча, авылда беренче мәчет 1715 елда төзелә. 1860 елгы мәгълүматлар буенча, 1813 елда төзелгән 2 мәчет була.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, “китайка” тукымасы җитештерүче фабрика эшли.

1912 елда рус-татар башлангыч мәктәбе ачыла (укытучылар арасында Сәгыйть Сүнчәләй була). 1917 елгы революциягә кадәр 3 нче мәчет төзелә.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 4100,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Сәрдекбаш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Зур Сәрдек авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Маяк” колхозы оештырыла, 1932 елдан – Сталин исемендәге колхоз (Зур Сәрдек авылы), 1963 елдан – “Коммунизмга” колхозы (Зур Сәрдек авылы), 1994 елдан – “Игенче” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, 2002 елдан – “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан – “Игенче Плюс” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Восток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Восток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла (1928 елда бина төзелә), 1933 елда – сигезьеллык, 1950 елда урта (1973 елда яңа бина төзелә), 1991 елда – татар мәктәбе-лицей (1994 елда Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе составына кертелә), 1998 елда – гимназия итеп үзгәртелә. 2016 елдан Социалистик Хезмәт Герое К.Ф.Шакиров исемен йөртә (гимназия бинасында аның бюсты һәм мемориаль такта, мәктәп территориясендә һәйкәл куелган).

Гимназия каршында мәктәп музее эшли (1971 елдан, оештыручысы – З.И.Сабитов), анда 550 саклау берәмлеге бар.

Авылда шулай ук “Әкият” балалар бакчасы (1966 елдан, 2014 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1966 елдан, аңа кадәр элекке мәчет бинасында урнашкан клуб эшли), китапханә (1950 елдан, 1967 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан, мулла Г.Бәхтияровның элекке йортында урнаша), 2 мәчет (1995 һәм 2016 еллардан), пекарня, хоккей коробкасы (2000 елдан), футбол мәйданчыгы (2016 елдан), балалар мәйданчыгы (2016 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында музей (2009 елдан, оештыручысы – Р.С.Хөсәенова), татар халык театры (1985 елдан, 2006 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Р.С.Хөсәенова), “Чәчкә” халык хореография ансамбле (1982 елдан, 1996 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – А.Д.Шәймәрданова), “Сердәш” вокаль ансамбле (2012 елдан) эшли.

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Космодром”, “Рәҗәп чишмәсе”, “Әтәч чишмәсе”, “Нургали чишмәсе”, “Сәрдек буе чишмәсе”.

Авыл зиратында XIX йөзгә нисбәтле кабер ташлары табыла.

Күренекле кешеләре

Г.М.Баграмов (1924–2012) – Бөек Ватан сугышында катнаша, ТАССР һәм РСФСРның атказанган механизаторы, РСФСРның авыл хуҗалыгы отличнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

А.Н.Галимуллина (1958 елда туган) – СССРның спорт остасы, ТРның атказанган спорт остасы, 25 тапкыр Россия чемпионы, чаңгыда узышу буенча 13 тапкыр дөнья чемпионы;

Г.В.Муратов (Морат) (1959 елда туган) – шагыйрь, журналист, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

М.С.Сәмигуллина (1946 елда туган) – биология фәннәре кандидаты, ТРның атказанган укытучысы;

Ч.М.Харисова (1953 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

К.Ф.Шакиров (1935–1983) – галим-агроном, авыл хуҗалыгы предприятиясе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое;

Г.Г.Шәмсетдинов (1938 елда туган) – галим-агроном, авыл хуҗалыгы предприятиясе җитәкчесе, “Коммунизмга”, “Игенче” колхозлары рәисе (1979–1999 елларда), ТАССРның атказанган агрономы, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 1448,
1884 елда – 1534,
1920 елда – 1576,
1926 елда – 1466,
1938 елда – 1077,
1949 елда – 873,
1958 елда – 798,
1970 елда – 1045,
1979 елда – 1009,
1989 елда – 944,
2002 елда – 978,
2010 елда – 1019,
2017 елда – 1007 кеше (татарлар).