Биографиясе

1893 елның 16 сентябре, Санкт-Петербург — 1948 елның 8 феврале, Казан.

1917 елда — Петроград университетының табигыять факультетын, 1923 елда Петроград консерваториясен (А.Житомирскийда композиция классы) тәмамлый.

1918 елдан — музыка мәктәпләрендә һәм техникумнарында, 1926–1942 елларда Ленинград консерваториясендә укыта, бер үк вакытта, 1941–1942 елларда, Балтыйк флоты сәяси идарәсе каршындагы композиторлар иҗат төркемендә эшли.

1942 елдан Казанда яши. 1945 елдан Казан консерваториясендә укыта (дирижёрлык-хор факультеты деканы).

Иҗаты

Юдин иҗатында төп урынны вокаль-симфоник музыка тәшкил итә: ике катнаш хор, солистлар квартеты, балалар хоры һәм симфоник оркестр өчен үзе язган текстка «С.М.Киров истәлегенә реквием» («Реквием памяти С.М.Кирова», 1935), Е.Вечтомова шигыренә «Яз һәм шатлык турында җыр» («Песня о весне и радости», 1936), Б.Лихарев шигыренә «Героик оратория» («Героическая оратория», 1937) һ.б.

Казанда К.Нәҗми либреттосына «Фәридә» опера-поэмасын (1945), Г.Камал пьесасы буенча «Хафизәләм иркәм» музыкаль комедиясен (С.Сәйдәшев белән автордашлыкта, 1943), Ә.Фәйзи шигыренә «Яшь патриотлар» кантатасын (1944) һ.б.ны, хор өчен татар халык җырлары эшкәртмәләрен, татар шагыйрьләре шигырьләренә романслар һәм җырлар (1942–1947) һ.б.ны иҗат итә.

Әдәбият      

Гиршман Я. Юдин Михаил // Композиторы Татарстана. М., 2009.

Автор — Ф.Ш.Салитова