Биографиясе

1923 елның 6 гыйнвары, Казан шәһәре – 1996 елның 13 марты, Санкт-Петербург шәһәре).

Казан юридик институтын (1948), Казан педагогия институтын (1949) тәмамлый. Казан югары уку йортларында, шул исәптән Казан университетында эшли (1954–1959). 1953–1963 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1966–1971 елларда СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында (Мәскәү). 1972 елдан Ленинград университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар теленең эксперименталь фонетикасына, тюркологиягә, фин-угор тел белеменә, алтай телләрен өйрәнүгә карый. Байчура татар телендә фонемаларны аерып чыгару һәм аларның төзелешен билгеләү критерийларын тирәнтен өйрәнә; рентген рәсемнәре һәм палатограммалар ярдәмендә вокализм һәм консонантизмны сыйфат һәм артикуляция ягыннан тасвирлый; төрки телләрдә сүз басымын өйрәнә.

Хезмәтләре

Эксперименталь фонетика һәм аның практик әһәмияте. Уфа, 1955.

Характер ударения в мишарско-татарском диалекте. [У. к.], [Е. к.];

Звуковой строй татарского языка: в 2 ч. Казань, 1959–1961.

Грамматика хакасского языка. М., 1975.