Мәйданы — 65,2 мең км2. Халкы — 3425 мең кеше (2005). Башкаласы — Вильнюс шәһәре.

2001 елгы халык исәбе буенча, Литва Республикасында 3,2 мең татар (1989 елда— 5,2 мең) яши.

Татарлар анда этник чыгышы, тарихы, традицияләре төрле булган 2 төркемгә бүленә.

Беренче төркем, ягъни Литва татарлары (к. Польша-Литва татарлары), Алтын Урдадан, соңрак Олы һәм Кече Нугай Урдаларыннан, Кырым ханлыгыннан XIV йөз ахырында — XV йөздә Бөек Литва кенәзлеге җирләренә күчеп килгән төрки мөселманнардан гыйбарәт. Хезмәтләре өчен (күбесенчә хәрбиләр) Литва кенәзлегеннән аларга җир бүлеп бирелә, һәм татарлар Польша-Литва шляхталарына (дворяннарына) тиңләштерелә. XVI–XVII йөзләрдә бу төркем вәкилләре туган телләрен онытып бетерәләр диярлек, ләкин ислам динен саклап калалар. Литва татарлары Вильнюс, Алитус, Каунас, Тракай һ.б. шәһәрләрдә — таралып, Вильнюс районының Немежис һәм Кятурясдяшимт Тоторю (Кырык Татар) авылларында, Алитус районының Райжяй авылында һәм Бутримонис бистәсендә тупланып яшиләр.

Литва татарларының икенче төркеме — Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, Литвадагы төзелеш һәм сәнәгать объектларына (Игналин АЭСы һ.б.) хезмәт күрсәтү өчен, нигездә, Совет Армиясе хәрби хезмәткәрләре, инженер-техник белгечләр һәм СССРның төрле районнарыннан (күбесенчә Идел-Урал төбәгеннән) күчеп килүчеләр исәбенә формалаша. Алар бөтен ил буйлап, башлыча, зур шәһәрләргә тарала.

Татар җәмгыятләре

Иң яхшы эшләүче җәмгыять Висагинас (элеккеге Снечкус) шәһәрендә урнашкан. Литва Республикасында Алитус (1989 елдан), Каунас (1991 елдан), Вильнюс (2004 елдан; Швенчёнис шәһәрендә бүлекчәсе бар) округларында, Варна районында татар җәмгыятьләре эшли; Вильнюс крае татар җәмгыятенең (1990) бүлекчәләре Вильнюс (1990), Швенчёнис (1999), Немежис (1990) һәм Кятурясдяшимт Тоторю (1993) авылларында урнашкан, Висагинас шәһәрендә дә татар җәмгыяте бар (1997). Клайпеда (2004) һәм Паневежис (2004) шәһәрләрендә «Нур» татар җәмгыятьләре, «Муслимас» берләшмәсе эшли. Бу җәмгыятьләрнең күбесе оешкан төстә Литва татарлары ассоциациясенә (2002, Вильнюс; рәисе М.Якубовская) һәм Литва татар җәмгыятьләре берләшмәсенә (1995, Каунас; рәисе А.Якубаускас) керә.

Литва мөселманнары дини үзәк — мөфтияткә берләшә, мәчетләр (Каунас шәһәре, Немежис, Кятурясдяшимт Тоторю һәм Райжяй авылларында) бар, алар каршында ислам нигезләрен өйрәтүче якшәмбе мәктәпләре эшли. Литва татар җәмгыятьләре берләшмәсе 1995 елдан литва телендә «Летувос тоторяй» газетасын (газетаның рус телендә «Татары Литвы» электрон версиясе дә бар) нәшер итә.

1992 елдан Вильнюста татар якшәмбе мәктәбе, 1996 елдан шәһәр тибындагы Григишкес посёлогында «Алие» фольклор ансамбле, 1997 елдан Висагинас шәһәрендә милли үзәк каршында татар якшәмбе классы һәм «Мирас» иҗат коллективы эшли. 1997 елда Литвада татарларның Бөек Литва кенәзлеге җирләренә килеп урнашуларының 600 еллыгы хөкүмәт дәрәҗәсендә бәйрәм ителә.

Литва татарлары тарихына багышлап «Мин — Литва җирендә туган татар морзалары нәселеннән» документаль фильмы төшерелә (2005 елда Казанда «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивалендә иң яхшы сценарий призына лаек була).

Литва-Татарстан бәйләнешләре

Литва Республикасы белән Татарстан арасында элек-электән тарихи, икътисади һәм мәдәни бәйләнешләр яшәп килә. Литва татарлары иҗтимагый оешмалары Бөтендөнья татарлары конгрессының башкарма комитеты белән тыгыз элемтәдә тора, алар төрле чараларда катнаша, делегацияләр алмаша. 1992 елның ноябрендә ТР һәм Литва Республикасы хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фән-техника һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куела. 1993 елның февралендә Каунаста ТРның Литва Республикасындагы сәүдә вәкиллеге ачыла. Висагинаста ел саен Сабан туе бәйрәме үткәрелә. 2004 елдан җирле кабельле телевидение «ТНВ» спутник каналы тапшыруларын трансляцияли. 2005 елда Паневежиста Казанның 1000 еллыгына багышланган чаралар үткәрелә.

Әдәбият

Гришин Я.Я. Польско-литовские татары (наследники Золотой Орды). К., 1995.