Тарихы

1740 елларда нигезләнә. XVIII –XIX йөзләрдә халкы асабалар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 912,38 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1966 елга кадәр авыл белешмәлекләрдә Түбән Бикмәт һәм Драгун-Бикмәт (Югары Бикмәт) буларак искә алынган авылларга бүленә, соңрак алар берләштерелә, 1972 елдан Түбән Бикмәт буларак кына күрсәтелә.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Кәүҗияк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Молотов исем. колхоз оештырыла. 1954 елда «Сталин юлы» колхозына кушыла (үзәк утары – Кәүҗияк авылы), 1959 елда хуҗалыкның исеме – «Коммунизм» колхозы (1959–1991 елларда аңа Петровка авылы да керә), 1994 елда «Кәүҗияк» колхозы дип үзгәртелә. 1995 елда авыл мөстәкыйль «Якты көн» колхозы булып бүленеп чыга, 1999 елда кабат «Кәүҗияк» колхозына кушыла.

1999–2002 елларда авылда – «Коммунизм» күмәк предприятиесе, 2003–2006 елларда «Кәүҗияк» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарыклар һәм дуңгызлар үрчетү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар (2015 елдан).

Халык саны

1913 елда – 252,
1920 елда – 254,
1926 елда – 152,
1938 елда – 115,
1949 елда – 101,
1958 елда – 75,
1970 елда – 241,
1979 елда – 175,
1989 елда – 99,
2002 елда – 74,
2010 елда – 61,
2021 елда – 41 кеше (татарлар).