Биографиясе

1897 ел, Могилев губернасы, Сеннинск өязе Черея авылы – 1965 елның 10 январе, Казан.

1918 елда Воронеж университетының медицина факультетына укырга керә. Тиздән армиягә чакырыла һәм Казанга Республиканың Запас Армиясенә җибәрелә.

1921 елда хәрби хезмәтне тәмамлый, Казан университетының медицина факультетына кабул ителә. 1923 елда профессор М.Н.Чебоксаров җитәкчелегендәге ординатурада укый башлый. 1926 елда Германиягә командировкага җибәрелә.

1929–1930 елларда Казан медицина институтында. Бер үк вакытта 1928–1929 елларда Казан туберкулез институтын оештыручы һәм аның директоры.

1930 елдан Казан ГИДУВында, 1933–1937 елларда аның ректоры, бер үк вакытта 1935–1937 елларда ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары.

Репрессияләнә (кара: «Троцкийчыларның Контрреволюцион-террористик оешмасы» эше). 1946–1947 елларда Хабаровск крае хастаханәсендә дәвалау бүлеге мөдире.

1947 елдан Травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында физиология лабораториясе (Казан) мөдире. Озакламый яңадан Красноярск краена сөргенгә озатыла: 1949–1954 елларда Төньяк Енисей районы хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире.

1954 елда аклана; Казан ГИДУВының эксперименталь хирургия бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре радиация авыруы алган организмда лимфа системасы функциясен өйрәнүгә, туберкулез иммунологиясе һәм патохимиясенә, травматологиягә һәм савыктыру хирургиясенә карый.

Хезмәтләре

Гематоэнцефалический барьер и его роль в антидифтерийном иммунитете. Казань, 1936.

Әдәбият

Казанская медицинская академия: 75 лет (1920–1995). Казань, 1997.