7 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре — гади сәрдә (A. podagraria) барлык районнарда очрый. Катнаш һәм киң яфраклы урманнарда, куаклар арасында, урман буйларында үсә.

60–100 см биеклектәге үсемлек. Тамыр системасы озын, шуышма. Сабагы туры. Тамыр яны һәм түбән сабак яфраклары озын сапларда урнашкан, икешәр-өчәрле, зурлар, өскеләре — кечкенә, өчәрле, кыска саплы. Чәчәкләре ак, вак, күп тармаклы чатыр чәчәк төркеменә җыйналган. Җимешләре кара-көрән озынча һәм ян-яктан аз гына кысылган салпы җимешлек. Июнь–июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль–августта өлгерә.

Үләнендә эфир мае, азотлы кушылмалар, С витамины, флавоноидлар һәм микроэлементлар бар.

Халык медицинасында аның төнәтмәсе подагра һәм ревматизм вакытында кулланыла. Яшь яфраклары ашарга яраклы.

Терлек азыгы.

Баллы үсемлекләр.

Гади сәрдә