Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында 2 мәчет, Халык мәгарифе министрлыгының рус-татар училищесе, 1 җил һәм 2 су тегермәне, 8 вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1943 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Кошман волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Олы Урсак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “Имәнле” колхозы оештырыла. 1951 елда берләштерелгән “Победа” колхозы составына керә, 1963 елда Пушкин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1968 елда Нариман исемендәге колхоз составында (Бушанча авылы). 1993 елдан – “Таң” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, хәзер – “Дубрава” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1927 елда – җидееллык, 1955 елда – урта, 1958 елда – тулы булмаган урта (1989 елда яңа бина төзелә), 1990 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1975 елда мәктәптә төбәк Сугышчан һәм хезмәт даны музее ачыла (оештыручысы – Ф.Х.Гыйниятуллин, коллекциядә 475 саклау берәмлеге бар).

Авылда мәдәният йорты (2018 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2015 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1989 елдан), мәчет (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.Р.Булатов (1919–1992) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Халык саны

1782 елда – 177 ир-ат;
1859 елда – 1166,
1897 елда – 1993,
1908 елда – 2262,
1920 елда – 1791,
1926 елда – 1225,
1938 елда – 1417,
1949 елда – 877,
1958 елда – 818,
1970 елда – 938,
1979 елда – 754,
1989 елда – 456,
2002 елда – 426,
2010 елда – 360,
2017 елда – 312 кеше (татарлар).