Якынча 5 төре билгеле (башка мәгълүматлар буенча 150 төр), уртача, субтропик һәм тропик поясларда таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре – очлы  цинанхум (C. acutum) бар, Идел алдында Карлы елгасы буенда очрый. Тозлырак туфракларны өстен күрә.

30-60 см биеклектәге үсемлек. Тамыры кыска. Сабагы нәзек, үрмәле. Яфраклары йомыркасыман, озын саплы, күгелҗем төстә. Чәчәкләре ике җенесле, ак яки алсу, куентылы яисә оч чатыр чәчәк төркемнәрендә. Җимеше бер, сирәк кенә ике табакчадан тора. Орлыклары озын бүрекчәле. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамыр үрентеләреннән) үрчи.

Халык медицинасында үләне суы эч йомшарткыч чара буларак кулланыла.

Декоратив, агулы үсемлек.

Баллы.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

 

Очлы  цинанхум