Биографиясе

1821 ел, Казан губернасы, Казан өязе Мәмсә авылы дип фаразлана — 1871 ел.

Гарәп һәм татар телләрендә язган.

1845 елдан Нократ губернасы Бөрбаш авылы мәчете имам-хатибы һәм мәдрәсә мөдәррисе булып тора.

Ш.Мәрҗани дини-фәлсәфи карашлары тарафдары.

1868 елда «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»ның 1 нче том кушымтасында Ш.Мәрҗани әсәрләренә карата шигъри комментарийлар бастыра.

Танылган замандашларына мәдхияләр һәм элегияләр багышлый.

Әдәбият           

Татар әдәбияты тарихы. К., 1985. Т. 2;

Фәхретдин Р. Асар: Кыскача конспект-аннотация. К., 2003.                                   

Автор — А.М.Ахунов