Тарихы

XVIII йөздә Чаллы Пүчинкәсеннән күченүчеләр тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Чаллы исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында земство мәктәбе (1879 елдан), 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1490 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Чаллы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Иске Чаллы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «1 Май» колхозы оештырыла. 1950 елда аңа Калинин исемендәге (юкка чыккан Калиновка поселогы) һәм «Кызыл Яр» (юкка чыккан Кызыл Яр авылы) колхозлары керә. 1976 елдан – Синдряков исемендәге (үзәк утары – Иске Чаллы авылы), 1990 елдан – «1 Май» (авылда үзәк утар урнаша) колхозлары, 1994 елдан – «1 Май» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1994 елдан – Синдряков исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – Синдряков исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – «Борьба», 2006 елдан – Синдряков исемендәге, 2008 елдан «Нурлат сөте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча «Нурлат сөте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1975 елда – урта, 2011 елда – башлангыч, 2019 елда – 20 нче балалар бакчасы, 2020 елда Иске Чаллы урта мәктәбе филиалы итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1991 елдан яңа бинада), китапханә (1919 елда уку йорты буларак ачыла, 1950 елдан яңа бинада, хәзер авыл советы бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, Николай Чудотворец гыйбадәт йорты (2015 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Зори» рус җырлары ансамбле эшли.

Күренекле кешеләре

М.З.Галимов (1933–2001) – инженер-механик, техник фәннәр кандидаты, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, уйлап табуга 70 авторлык таныклыгы бар, «Почет билгесе» ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 531,
1897 елда – 725,
1908 елда – 783,
1920 елда – 784,
1926 елда – 802,
1938 елда – 615,
1949 елда – 408,
1958 елда – 496,
1970 елда – 931,
1979 елда – 782,
1989 елда – 587,
2002 елда – 643,
2010 елда – 611,
2021 елда – 420 кеше (чуашлар).