Татарская периодическая печать: научно-энциклопедическое издание / сост. и науч. ред. Р.А.Айнутдинов, З.З.Гилазев. Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2017. 200 с.

Фәнни-энциклопедик басма барлыкка килгән вакытыннан алып бүгенге көнгә кадәр татар матбугаты тарихына багышланган. Белешмәдә Россия территориясендә дә, аннан читтә дә чыккан татар телендәге иң әһәмиятле басмалар турында мәгълүмат бар.

Төп игътибар тарихи басмаларга бирелә; революциягә кадәр булган газета һәм журналлар, 1920–1930 еллардагы күпчелек басмалар кертелгән. Бүгеге көн матбугатының әйдәп баручы газета һәм журналлары бирелгән. Татарлар һәм татар укучына атап чыгарылган башка телләрдәге басмалар да кертелгән. Китап ахырында татар газеталары һәм журналларына кагылышлы мәкаләләр һәм статистик мәгълүмат китерелгән кушымта бар.

Басма матбугат һәм татар мәдәнияте тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.