Биографиясе

1929 елның 6 сентябре, Киров өлкәсенең Уржум районы Богатыри авылы – 1995 елның 18 сентябре, Яшел Үзән районының Бело-Безводный авылы.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1954).

1954–1995 елларда (бүленеп) В.И.Ленин исемендәге Казан фәнни-җитештерү предприятиесендә: мастер, остаханә башлыгы, директор (1967–1975), консультант. Аның җитәкчелегендә предприятиедә яңа эшләнмәләр булдырыла, күп кенә техник процесслар камилләштерелә. Богатырев энергетик матдәләр алуның яңа технологияләрен һәм шулар нигезендә оборона сәнәгате өчен яңа төр әйберләр эшләүдә катнаша.

1960–1961 елларда В.И.Ленин исемендәге химия заводы партоешма секретаре, 1961–1966 елларда КПССның Казан шәһәре Киров райкомының беренче секретаре, 1966–1967 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире. 1966–1971 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләкләре лауреаты (1976, 1991). Ленин, Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Выпускники – гордость технологического университета. КХТИ-КГТУ (1931–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.