Параскева Пятница изге чишмәсе. Бима, Татарстанның Лаеш районы. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Авылның көнбатыш читендәге урман массивында урнашкан.

Бимә авылы Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм, XVI йөз ахырыннан – рус авылы. 1632 елда дворян А.Брутков васыяте буенча Казан Спас-Преображенье монастырена бирелә. 1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән – экономик разрядка, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә.

Чишмәнең исеме XVIII йөздә авылда табылган Параскева Пятница иконасыннан алынган. Хәзер могҗизалы икона Лаеш районының Олы Кабан авылындагы Преображение Господня чиркәвендә саклана.

Чишмә төзекләндерелгән, суы чиста, үтә күренмәле. Киртә тотылган, баскыч ясалган, чишмә суының чыккан урыны ныгытылган, кәшәнә һәм ябык су коену урыны төзелгән. Җирле халык чишмәне изге дип саный.

2002 елда Бимә авылында Изге Параскева Пятница чиркәве төзелә.