Татарстан Республикасының хәзерге Тукай районы территориясендә, Круглое Поле тимер юл станциясеннән – 39 км, Чаллы пристаненнан 24 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан Чаллы районы Шайтаново авыл советы составында. Халык саны – 313 кеше (1930 ел, руслар).

1970 еллар башында Түбән Кама сусаклагычының су басу зонасына эләгә. Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.