- РУС
- ТАТ
Казандагы җәмәгать файдалануындагы хосусый китапханә. Казан хәрби госпитале комиссары И.А.Шидловский (1822–1884) милкендә була.
1860 елларда шәһәрдә иң танылган китапханә. И.А.Шидловский тарафыннан сатып алынган Н.И.Кунавин китапханәсе нигезендә 1864 елда ачыла. Төрле белем өлкәләренә караган, аеруча юридик, шулай уук фәнни, белешмә басмалар, матур әдәбият әсәрләре, популяр журналлар белән баетыла. 1865 елда И.А.Шидловский тарафыннан 1159 китап, 18 журнал исемнәрен үз эченә алган каталог бастырыла («Отечественные записки», «Современник», «Русский вестник» һ.б.). 1868 дә яңа каталог (2031 исемдә) нәшер ителә, уку залы ачыла. 1871 елда каталогта 3060 исемдәге (6 меңгә якын том) басма исәпләнә. Китапханәдә хезмәт күрсәтү түләүле, бәяләр кыйммәт була.
1870 еллар башында Казанда яңа китапханәләр ачылу сәбәпле, И.А.Шидловский үзенең укучыларының бер өлешен югалта, ә аның үз китапханәсен шәһәр җәмәгать китапханәсе белән берләштерү турындагы тәкъдиме хакимият тарафыннан хупланмый. 1872 елда китапханә И.А.Шерстневага сатыла.
Агафонов Н.Я. Воспоминания об И.А.Шидловском и его библиотеке в Казани // Агафонов Н.Я. Заволжская вивлиофика. Казань, 1887. Выпуск 1.
Шишкин В.И., Щелыванова Ж.В. Казанские частные библиотеки для чтения 30–60-х годов XIX века // Библиотека Казанского университета: фонды, раритеты, история...: Сборник Статей. Казань, 1989.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.